Хәсәнов Рөстәм Ринат улы

Хәсәнов
Рөстәм Ринат улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2019 елның 8 сентябре

Биография

  • 1980 елның 10 мартында туган.
  • Белеме – тәмамланмаган югары, «Конституциячел дәүләти хокук»  белгечлеге буенча  «О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты» (МГЮА) югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Оренбург институты.
  • Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  Комитеты каршындагы Социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Эксперт советы әгъзасы.
  • Өстәмә сайлауларда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты булып сайланган (2018 – 2019 еллар).
  • Өйләнгән, 4 бала тәрбияли.

«Игелекле Эшләр Көне» хәйрия фонды коммерциягә карамаган оешмасын оештыручысы һәм җитәкчесе, «Реставратор» ҖЧҖ директоры.  Хәсәнов Р.Р. һәм аның  идарәсендәге хәйрия фонды  хәйриячелек өлкәсендә төрле вакытларда  түбәндәге премияләр лауреатлары һәм бүләкләргә ия булдылар:

  • хәйриячелек культурасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Казан шәһәре мэры И.Р. Метшинның рәхмәт хаты;
  • «Том Сойер Фест – 2018» тарихи мохитен торгызу фестивален әзерләүгә һәм уздыруга өлеш керткән өчен  Казан шәһәре башкарма комитеты грамотасы;
  • «Гражданлык инициативасы» илкүләм премиясе;
  • «Золотой человек» («Авторадио») премиясе;
  • «ТОП 10: Россиядә елның иң билгеле җәмәгатьчеләре»  («Русский репортер» журналы);
  • «Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә «Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» (2017 ел);
  • «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклап калу буенча  иң яхшы компания» номинациясендә «Ел төзүчесе – 2018» (2018 ел);
  • Фондның саклау бинасын һәм конференцияләр залын төзекләндерүгә бәһасез өлеш керткән өчен Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм художество музей-тыюлыгы генераль директоры Г.Р. Руденконың рәхмәт хаты (2018 ел);
  • Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм художество музей-тыюлыгы инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпованың рәхмәт хаты (2018 ел);
  • Китап музеен – Фәнни уку залын булдыруда зур ярдәм иткән өчен КФУның Алабуга институты директоры Е.Н.Мерзонның рәхмәт хаты (2018 ел);
  • 2017/2018 елларда  «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia)  төбәк чемпионатын  уздыруны оештыруда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһановның рәхмәт хаты.

2017 – 2018 елларда Хәсәнов Рөстәм Ринат улы җитәкләгән «Игелекле Эшләр Көне» фонды  халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән  шактый билгеле проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итте. Шулардан:

  •  Реабилитация җиһазы -  бөтен Россия буенча 1500 баланы түләүсез тәэмин итү;
  • «Хорошие руки»  дигән  3 склад (мохтаҗларга әйберләр җыю һәм тапшыру пункты – Казаннан һәм башка торак пунктлардан 12 000нән  артык кеше ярдәм алган);
  • «Социаль такси» -  проектны гамәлгә ашыру вакытында  Казан шәһәрендә 5000нән артык коляскалы инвалидларны һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне бушлай йөртү; 
  • фонд карамагындагылар өчен бушлай юрист һәм психолог консультацияләре;
  • түләүсез мастер-класслар (текстиль мозаикасы, агачны бизәп язу, уңъяк ярымшардан файдаланып рәсем ясау, славян курчаклары ясау, астрономия (балалар һәм 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен) һәм башкалар);
  • «Игелекле Эшләр Көне» станциясендә «Кидспейс» балалар һөнәрләре шәһәрендә «игелеклелек һәм шәфкатьлелек буенча» дәресләр;
  • «Һөнәр белән танышу» - һөнәри юнәлеш, төрле һөнәрләр турында  белемнәр алу өчен мәктәпләрдәге һәм социаль учреждениеләрдәге балалар белән оешмаларда булу (2018 елда  150дән артык бала катнашты). Шулай ук  2018 елда  Р.Р. Хәсәнов җитәкчелегендә  «Реставратор» компаниясе «Ташны архитектур яктан эшкәртү» номинациясендә  «Яшь һөнәрчеләр (WorldSkills Russia)-2018 VI илкүләм чемпионаты финалында җиңү яулаган Казан төзелеш колледжы студентын әзерләде;
  • «Ак Барс» хоккей клубы  белән проектлар:  ДЦПлы инвалид балалар катнашында Татарстан Республикасында Төнге Хоккей Лигасы төбәк вәкиллеге белән берлектә «Хоккей һәркемгә!» матчы, «Яшел Ноябрь» акциясе;
  • «Том Сойер Фест – 2018» фестивале кысаларында  Волков, 14, Достоевский, 12, Калинин, 4, Тукай, 33, Сара Садыйкова, 14 адреслары буенча тарихи мирас объектларын саклап калуда һәм торгызуда «Реставратор» ҖЧҖ ярдәме һәм башкалар.

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2018 года по 31 декабря 2018 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International