Чагин Владимир Геннадьевич

Чагин
Владимир Геннадьевич

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2019 елның 8 сентябре

Биография

  • 1970 елның  5 гыйнварында туган.
  • Белеме – югары, Кама политехника институты, автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы (2000 ел).
  • «Обжектив Сюд 89», «Фараоны 90», «Париж-Дакар-90, 91, 92, 94, 95, 96, 98, 99, 2000, 01, 02, 03, 04», «Париж-Пекин-92», «Мастер-Ралли 97» раллиларында катнашучы.
  • «Байконур-Мәскәү 1997», «Париж-Дакар» (1999 ел), «Дезерт Челендж» (2000 ел), «Дакар-2009» ралли призеры; «Дезерт Челендж» (1999, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2008  еллар), «Париж-Дакар-Каир» (2000  ел), «Баха Италия-2000», «Оптик Тунис" (2000, 2001 еллар), «Аррас-Мадрид-Дакар» (2002 ел), «Телефоника-Дакар» (2003, 2004 еллар), «Мастер-Ралли» (1995, 1996, 2000, 2002 еллар), «Ралли Востока-Каппадокия» (2003, 2004  еллар), «Лиссабон-Дакар» (2006 ел) раллилары, «Дебри-2000», «Баха Жемчужина» (2000 ел), «Калмыкия» (2000 ел), «Великая степь» (2005 ел), «Хазарские степи» (2004, 2006 еллар), «Маршрут 1000», «Тихий Дон» (2008 ел), «Дакар-2010», «Дакар-2011» Россия Чемпионаты этаплары  җиңүчесе.
  • Ралли-марафоннар буенча Дөнья кубогы җиңүчесе (1996 ел, 2000 ел). Ике тапкыр Россия Чемпионы. Россия Кубогы иясе. Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты. Халыкара класслы спорт мастеры.  Россиянең Атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры.  Россиянең «Серебряный лучник» милли премиясе, транспорт тармагының «Золотая колесница» халыкара иҗтимагый премиясе лауреаты.
  • «Мактау билгесе» (1991 ел), Дуслык (1996 ел), Мактау (2001 ел), Батырлык (2005 ел),  «Ватан алдындагы казанышлар өчен» дүртенче дәрәҗәле (2010 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» (2011 ел) орденнары, «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» Татарстан Республикасының мактаулы билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» (2006 ел) медальләре,  Оборона министрлыгының күкрәк тамгасы (2006 ел), «Чаллы шәһәре алдындагы казанышлар өчен» аерымлылык билгесе (2010 ел),  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2011 ел), «Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерүдәге  казанышлар өчен» мактау билгесе (2011 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013 ел),  Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2014 ел), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2015 ел),  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2017 ел).
  • Атказанган камазчы (1997 ел).
  • Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2001 ел).
  • Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (2009 ел).
  • Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре (2013 ел).
  • «Ефәк юлы» халыкара ралли проекты җитәкчесе
  • «КАМАЗ-Автоспорт» коммерциягә карамаган партнерлыгы правлениесе рәисе

Контактлар

Телефон:

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2019 года по 31 декабря 2019 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International