Шаһивәлиев Тимур Наил улы

Шаһивәлиев
Тимур Наил улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

37 нче Алабуга сайлау округы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2020 елның 14 сентябре

Биография

  • 1978 елның 28 гыйнварында туган.
  • Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү  дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын (1999 ел) тәмамлаган, бакалавр (дипломатия), халыкара хокук магистры. Инглиз, алман, корея телләрен белә.
  • 1998 – 1999 еллар – Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының  Корея Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе ярдәмчесе.
  • 1999 – 2001 еллар – «Hyosung» Көньяк Корея  корпорациясенең  Мәскәү шәһәрендәге вәкиллегендә менеджер.
  • 2001 – 2005 еллар – Татарстан Республикасы премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе.
  • 2005 – 2006 еллар – Татарстан Республикасы премьер-министрының чит ил инвестицияләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшчесе.
  • 2006 – 2008 еллар – Махсус икътисадый зоналар белән идарә итү  федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе җитәкчесе.
  • 2006 – 2008 еллар – «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы  махсус икътисадый зонасы» ачык акционер җәмгыятенең директорлар советы рәисе.
  • 2008 елдан 2011 елга кадәр – Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү  комитеты рәисе.
  • 2011 елдан – «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы  махсус икътисадый зонасы» ачык акционер җәмгыяте генераль директоры.
  • «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы  махсус икътисадый зонасы» акционер җәмгыяте генераль директоры.
  •  «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционер җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы.

Контактлар

Телефон:

Керемнәр турында белешмәләр

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2020 года по 31 декабря 2020 года)

Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера (за отчетный финансовый год с 1 января 2021 года по 31 декабря 2021 года)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International