Экология, сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру буенча комиссия
Комиссия Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты карамагындагы мәсьәләләрне алдан карауны һәм әзерләүне түбәндәге төп юнәлешләр буенча гамәлгә ашыра:
- яшьләр даирәсендә экологик культураны үстерү, экологик агарту чараларын тормышка ашыру;
- яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыру өчен норматив карарлар эшләү һәм аларны гамәлгә кертү;
- яшьләрнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә норматив-хокукый документларны камилләштерү;
- Яшьләр парламенты советы йөкләмәсе буенча башка мәсьәләләр.