Шимина Нина Константиновна

Шимина
Нина Константиновна

Яшьләр парламенты рәисе

Биография

  • 1990 елның 18 ноябрендә туган.
  • Белеме – югары:

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (Сәнәгый граждан төзелеше) (2013 ел);

Казан федераль университеты (магистратура, политология кафедрасы) (2024 ел);

MBA дәрәҗәсе (M&MU Business School, Эдинбург шәһәре) (2018 ел);

«Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә» (Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты) (2020 ел);

MBA (SKOLKOVO Халыкара идарә итү мәктәбе) (2022 ел);

«Entrepreneurship Programm for EMBA for Eurasia» (Tel Aviv University) (2022 ел).

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы 1 чакырылыш Яшьләр парламенты рәисе
  • «Татарстан Республикасы әниләре берләшмәсе» автоном коммерциягә карамаган оешмасы директоры
  • «Черноморец» дәүләт бюджет учреждениесенең «Татарстан Республикасы балалары өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе» юнәлешенең белем бирү программалары җитәкчесе
  • 2024 елның 29 февраленнән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

Җәмәгать эшчәнлеге

  • Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ышанычлы заты (2020 ел)
  • Президентның идарәче кадрлар резервын тәмамлаган (2021 ел)
  • «Россия алдынгылары» конкурсы суперфиналында катнашучы
  • Европа Советының Яшьләр үзәгендә стажировка үткән (Страсбург шәһәре, 2018, 2019 еллар)
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Иҗтимагый советы әгъзасы (2019 елдан)
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Эксперт советы әгъзасы (2019 елдан)
  • Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе әгъзасы (2021 елдан)

 

Бүләкләре

  • «Бизнес-старт» проектын гамәлгә ашыруга өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (М.Р. Шаһиәхмәтов) Рәхмәт хаты (2023 ел)
  • Сайлау алды кампаниясен үткәрүдә ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2020 ел)
  • WorldSkills-2019 дөнья чемпионатын оештыруга өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры (Р.Т. Борһанов) Рәхмәте
  • «Алдынгы хатын-кыз» номинациясендә «Ел хатын-кызы-2019»  

 

Кияүдә, 3 ул тәрбияли.

Контактлар

Адрес:

Телефон:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International