Бүген КПРФ фракциясенең матбугат конференциясендә аның җитәкчесе Хафиз Миргалимов республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә "сугыш балалары" статусын билгеләүне һәм мондый статустагы ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан закон проектын әзерләү буенча Дәүләт Советында коммунист-депутатлар берләшмәсе эше турында сөйләде. Журналистлар шул юнәлештәге төбәк законнарын кабул иткән РФ субъектлары тәҗрибәсе белән кызыксындылар.
Россия Президентын сайлау кампаниясе барлык яктан да катлаулы булып чыкты: оештыру, агитация, шулай ук контроль һәм нәтиҗәләр ясау планында. Аеруча ул беренче тапкыр махсус хәрби операция вакытында уздырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә белдерде. Матбугат конференциясе КПРФның рескомында узды.
Россия Президентын сайлаулар илебез үсешенең төп векторын билгеләячәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов шундый фикер белән уртаклашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенә кушылды, үз сайлау округларында Белем көне уңаеннан мәктәп линейкаларында катнаштылар, татарстанлыларны Республика көне белән котладылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.