Хафиз Миргалимов: "Безнең сайлаучылар тотрыклылык өчен тавыш бирде»

2024 елның 20 марты, чәршәмбе, 15:47

Россия Президентын сайлау кампаниясе барлык яктан да катлаулы булып чыкты: оештыру, агитация, шулай ук контроль һәм нәтиҗәләр ясау планында. Аеруча ул беренче тапкыр махсус хәрби операция вакытында уздырыла. Бу хакта  ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә белдерде. Матбугат конференциясе КПРФның рескомында узды.

Матбугат конференциясе кысаларында Хафиз Миргалимов сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде, участокларга сайлаучыларның күп килүенә игътибар юнәлтте. Ул Казан шәһәренең берничә участок сайлау комиссиясе буенча йомгаклау нәтиҗәләрен дә игътибарсыз калдырмады, анда КПРФ кандидаты Николай Харитонов 20% тирәсе тавыш җыйган.  

"Күбесенчә безнең сайлаучылар тотрыклылык өчен тавыш бирделәр. Геннадий Зюганов матбугат конференциясендә Владимир Путинны аның яңадан сайлануы белән котларга кирәклеген әйтте. Ул юлламада  да, чыгышларда да күп тапкырлар илебезне кризистан чыгару буенча безнең партия программаларына басым ясады», – дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе җитәкчесе.

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Николай Харитонов сайлау кампаниясе барышында үзен лаеклы тоткан. "Сайлау кампаниясе барган вакытта 5% җыю – безнең бөтен партиянең, активистларның һәм сайлаучыларның уртак казанышы», – дип белдерде ул.

Хафиз Миргалимов Харитонов программасының системалы характерда булуына басым ясады: социаль-икътисади, сәяси, хәрби, халыкара һәм башкалар. Спикер сүзләренә караганда, КПРФ кандидаты программасы ил халкының барлык тармаклардагы ихтыяҗларын чагылдырган.

Матбугат конференциясендә шулай ук КПРФ фракциясе җитәкчесе урынбасары Фәдбир Сафин, хәл иткеч тавыш хокукы белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Илшат Вәлиуллин, киңәшмә тавышы хокукы белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Георгий Наумов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International