Фәрит Мөхәммәтшин: «Габдулла Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде»

2026 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе, 12:03

Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясендә татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайның  тууына 140 ел тулуга багышланган «Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» темасына бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннан-буынга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.  

Фәрит Мөхәммәтшин республика Фәннәр академиясенә галимнәр тарафыннан татар әдәбияты классигының мәдәни мирасын актуальләштерүгә, аның истәлеген саклау һәм трансляцияләү өлкәсендә төбәкара фәнни-мәгариф багланышларны формалаштыруга, гомумән, әдипнең халыкара имиджын ныгытуга зур игътибар бирүләре өчен рәхмәт белдерде. «Габдулла Тукай иҗаты дөняның күп телләренә тәрҗемә ителгән, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Аның мирасына зур игътибар, бүген, Туган тел көне һәм татар халкының күренекле улының тууына 140 ел тулу алдыннан тәкъдим ителгән фәнни алымнарның төрлелеге аеруча символик мәгънәгә ия. Бүгенге чара белән без гасырларга җитәрлек бай мәдәни мирас калдырган татар шагыйренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Үзенең иҗади сәләте белән ул озак еллар дәвамында үткәнне бүгенге һәм киләчәк белән бәйләп, татар мәдәниятен үстерүнең мөһим юнәлешләрен билгеләде».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда Габдулла Тукай истәлеген саклау өчен күп эшләр башкарыла. «Барлык муниципаль районнарда традиция буенча халык шагыйре туган көнен истәлекле чаралар, күргәзмәләр, социаль челтәрләрдә акцияләр уздырып,  шигырьләр укып  бәйрәм итәләр, – дип сөйләде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. – Күркәм традиция буенча Туган тел көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыра. Шагыйрьгә багышланган объектларда реставрация эшләре алып барыла, Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яңа һәйкәлләр куела. Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Тукай мирасын өйрәнү буенча киң колачлы тикшеренү эшләре алып барыла».

Тукайның тормышчан поэзиясе, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелгән. Аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән, ә шигырь җыентыклары йөзләрчә тапкыр кабаттан чыгарылган. «Һәр россиялегә кадерле булган бөек рус шагыйре Александр Пушкинны үзенең укытучысы дип санап, Тукай шигъри тел ярдәмендә якташларына мәңгелек кыйммәтләрне җиткерә алган, ә Тукайның киң танылган шигъри юллары Россия халыкларының күп гасырлык дуслыгының шигъри манифестына әверелгән», – дип ассызыклады парламентның Мактаулы Рәисе.

Габдулла Тукай сүзлек фондына, грамматика һәм лексика нормаларына, шулай ук хәзерге татар әдәби телендә кабул ителгән әйтелешкә зур йогынты ясаган, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Габдулла Тукайның байлыгын әле төрле аспектларда: шагыйрь биографиясендә, аның иҗатында, фәнни тикшеренүләрдә һәм мирасны популярлаштыруда өйрәнәсе бар, – дип мөрәҗәгать итте ул фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренә. – Конференциянең көн тәртибе бай, катнашучылар абруйлы. Бу чара  күп кенә актуаль мәсьәләләр, шул исәптән төрки дөньяда Габдулла Тукайның иҗади мирасын интерпретацияләү, Тукай турындагы мәдәни хәтерне актуальләштерүнең заманча практикаларын системага салырга мөмкинлек бирә».

Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларга кызыклы дискуссияләр, нәтиҗәле аралашулар һәм уңышлар теләде.

Халыкара Бөтенроссия фәнни конференциясен уздыру тәкъдиме  белән ТР Фән Академиясенең  М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты чыккан иде. Конференциядә Россия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстаннан тарих, әдәбият белеме, музей белеме, сәнгать белеме өлкәсендәге йөздән артык галим һәм белгеч катнаша.

Конференциядә катнашучыларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. 

Конференция эше биш тематик секция режимында дәвам итәчәк: «Идеология һәм хакимият аспектында коммеморациянең дәүләт стратегияләре», «Иҗтимагый аңда һәм коллектив хәтердә Тукай образы», «Мәдәни киңлектә коммеморатив тәҗрибәләр», «XX–XXI гасырларда Габдулла Тукайның иҗади мирасын актуальләштерү» һәм «Татар мәдәниятендә һәм милли тәрбиядә Габдулла Тукайның роле һәм урыны».

Конференция кысаларында бүген шулай ук Габдулла Тукай истәлегенә багышланган күргәзмә эшләде, анда шагыйрьнең тормышының, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлегенең төп вакыйгаларын ачучы фотосурәтләр һәм документлар күрсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International