IV чакырылыш

IV ЧАКЫРЫЛЫШ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ
ЭШЧӘНЛЕК НӘТИҖӘЛӘРЕ

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) үз эшен 2009 елның 1 мартында башлады һәм пропорциональ-мажоритар система буенча гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә биш елга сайланган иде.

Биш ел эчендә Дәүләт Советы республика законнарын камилләштерү, контроль функцияләрне көчәйтү һәм гражданнар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча шактый эш башкарды. 55 утырыш уздырылды, аларда 2 580 мәсьәлә каралды, 569 закон кабул ителде, шуларның 170 төп законнар, 3082 карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнар арасында аеруча әһәмиятлеләре:  «Татарстан Республикасының  дәүләт символлары  турында»  Татарстан Республикасы Законына Татарстан Республикасы Дәүләт гимны текстын раслау өлешендә үзгәрешләр кертү хакында», «2011 – 2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасын раслау турында», «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында», татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында», «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында», «Татарстан Республикасы законнары мониторингы турында», «Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турында», «Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредиты турында», «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» «Татарстан Республикасында инновация  эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм  әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында», «Татарстан Республикасы  дәүләт теле буларак татар телен куллану турында», «Мәгариф турында», «Татарстан Республикасында универсаль электрон карталарны чыгару, бирү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген оештыруның аерым мәсьәләләре турында», «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм аларга экспертиза ясау тәртибе турында»,  күп балалы гаиләләргә җир бирү өлешендә «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында», «Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында» һәм башкалар.

Парламент эше тарихында беренче тапкыр парламентка кермәгән партияләр вәкилләре Дәүләт Советы утырышларында закон проектларын карауда катнаша башлады. Мәсәлән, парламентка кермәгән партияләр «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында», «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында»,  «Мәгариф турында» закон проектлары хакында фикер алышуда катнаштылар.

Дәүләт Советына чакырылышта барлыгы 650 закон проекты кертелде:

46
151
87
316
50

 – Татарстан Республикасы Президенты  (7,1%);
 – Дәүләт Советы депутатлары (23,5 %);
 – Дәүләт Советы комитетлары (13,3%);
 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (48,3%);
 – закон чыгару инициативасы хокукына ия башка субъектлар (7,8%).

 Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан 60 утырыш үткәрелде, 285 мәсьәлә каралды, 463 карар кабул ителде. Президиумның 7 күчмә утырышы булды: «ТАНЕКО» ААҖ нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы» проектын гамәлгә ашыруның барышы турында»; «Икътисади кризис шартларында «КАМАЗ» ААҖ программасын гамәлгә ашыруның барышы турында»; «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре» комплекслы проектын гамәлгә ашыру турында»; «Татарстан Республикасында башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү һәм эшләүче гражданнарны шифаханә-курорт учреждениеләре шартларында медицина реабилитациясен оештыру өлешендә гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы законнарны гамәлгә ашыру хакында»,  «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлеген саклау турында»; «Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының гражданнарның үз-үзләрен оештыру өчен шартлар тудыру, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү тәҗрибәсе», «Лениногорск муниципаль районының халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эш тәҗрибәсе турында».

Парламентта «Бердәм Россия» фракциясе, КПРФ фракциясе, «ТНВ» («Татарстан – Яңа гасыр») депутатлар төркеме, шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе составында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшләде.


«Бердәм Россия» фракциясе һәм «ТНВ» депутатлар төркеме депутатлары 24 гомумфедераль, 15 төбәк һәм 50дән артык җирле партия проектын тормышка ашыруда катнашты («Россиягә һәр бала мөһим», «Балалар бакчалары – балаларга», «Халык контроле», «Хәрби туганлык», «Мәгарифне модернизацияләү», «IT-алгарыш», «Тормыш сыйфаты (сәламәтлек)», «Физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү», «Тарихи хәтер», «Россия китапханәләре», «Безнең кино», «Чиста су», «Уңайлы мохит» һ.б.) «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе каршында Эксперт советы төзелде, аның эшчәнлеге закон чыгару процессын оптимальләштерүгә багышланган иде. «Мәрхәмәт» берләшмәсе составындагы хатын-кыз депутатлар үз көчләрен гаиләне, аналарны һәм балачакны яклауга юнәлдерде, Татарстан Республикасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру, ятим балаларның һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларның җәйге ялын оештыру, республика предприятиеләрендә хатын-кызларның хезмәт шартлары һәм башка мәсьәләләр берләшмәнең игътибар үзәгендә булды.

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе 67 утырыш, 5 фәнни-гамәли конференция, 20 «түгәрәк өстәл»үткәрде. Утырышларда күтәрелгән төп мәсьәләләр: «ТКХ проблемалары: торак-коммуналь хезмәтләргә икеләтә-өчләтә тарифлар кертүнең сәбәбе», «Муниципаль торак биналарда яшәүче инвалидларның хокукларын яклау проблемасы», «Җирлекләрнең рекреацион зоналарында җир кишәрлекләре булдыру һәм гамәлдәге законнарны бозып, аларны төзелеш максатында бирү», «Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында».

Депутатлар эшендә сайлаучылар белән очрашулар мөһим урынны алып тора. Кергән мөрәҗәгатьләрне хәл итүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен тематик кабул итүләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары, юристлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында кабул итүләр үткәрелде. Чакырылыш дәвамында депутатлар тарафыннан гражданнардан, хезмәт коллективларыннан һәм иҗтимагый берләшмәләрдән алынган 43 207 мөрәҗәгать каралды, шулардан  17 900  мөрәҗәгать – Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары тарафыннан.

Профильле комитетлар һәм Дәүләт Советы комиссияләре тарафыннан закон проектлары эшчәнлеге һәм гамәлдәге законнарны мониторинглау өлешендә зур эш башкарылды. Комитетлар 556 утырыш, шул исәптән 58 күчмә утырыш үткәрде, 3405 мәсьәлә карады, (308 контроль мәсьәлә). Комиссияләрнең 96 утырышы, шул исәптән 50 күчмә утырыш уздырылды.

Парламентара хезмәттәшлек үсте. Дәүләт Советында федераль органнар, Россия Федерациясе субъектлары делегацияләре, чит ил кунаклары, шул исәптән: Төркия Республикасы, Нью-Йорк штаты (АКШ), Германия Федератив Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Пакистан Ислам Республикасы, Иран Ислам Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Польша, Европа Советының Парламент Ассамблеясе һәм Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы җитәкчелеге, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре, Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары, Казахстаннан, Пакыстаннан, Словениядән, Финляндиядән, Франциядән, Төркиядән дипломатия корпусы вәкилләре, БДБ илләреннән, Австрия, Франция, Төркия, Венгрия һәм башка илләрнең яшьләр делегацияләре булды. Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Россия Федерациясенең берләштерелгән делегациясе составында актив эшчәнлек алып барды.


Чакырылыш дәвамында парламент эшчәнлеге хакындагы мәгълүматның мөмкин кадәр ачык һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, гражданнарны парламент эшчәнлегенә җәлеп итү өчен планлы эш алып барылды. Парламентның барлык утырышлары да радиоэфирда һәм Дәүләт Советының Интернет-сайты битләрендә турыдан-туры трансляцияләнде. Ел саен республиканың барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында «Парламент дәресе» үткәрелде. Аларда дәүләт хакимияте корылышы, сайлаулар үткәрү принциплары, закон чыгару турында укучыларга мәгълүмат бирелде.Чакырылыш дәвамында республика хакимиятенең иң югары закон чыгару һәм вәкиллекле органы эшчәнлеге һәм Дәүләт Советы музее экспозициясе белән Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләр делегацияләре составында парламентта булган 12,5 меңнән артык граждан, дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән республика югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре студентлары һәм укучылары танышты.

 

«ТР Дәүләт Советы: 2009-2014» республика парламентының эш йомгаклары

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары исемлеге

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International