Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы

2015 елның истәлекле даталары арасында республикабызның сәяси тормышында тулы бер дәверне чагылдыра торган иң мөһим даталарның берсе – Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы.

Шушы чорда республика тарихы яңадан язылды, Татарстанның яңа дәүләтчелеге барлыкка килде. Республиканың яңа законнарына нигез салынды, демократиянең хокукый фундаменты формалашты. Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү, дәүләт статусын күтәрү турында референдум үткәрү; Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәгә (1994) һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамәгә (2007 ел, Федераль закон статусында) имза салыну, – бу вакыйгалар тарихта татар милләте өчен генә түгел, республикада яшәүче барлык халыклар өчен дә гаять әһәмиятле булды.

Бу бүлектә һәркем әлеге дата уңаеннан үткәрелә торган төп чаралар турында мәгълүмат таба, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләр белән таныша ала. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International