Татарстан Республикасы дәүләт флагы

Государственный флаг Республики Татарстан  

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, ул яшел (ачык яшел кобальт) һәм кызыл (ачык кызыл кадмий) төстәге бертигез киңлектәге буйлар арасында урнаша. Яшел буй өстә була.

Флаг иңенең буена чагыштырмасы – 1:2.

Татарстан Республикасы дәүләт флагының авторы –Т. Г.  Хаҗиәхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International