Татарстан Республикасы дәүләт гербы

Государственный герб Республики Татарстан  

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы нигезендә «Татарстан» дип язылган татар халык орнаменты белән каймаланган кояш дискы җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калканы булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, канатлары җиде каурыйдан тора, калкандагы розеткасы сигез таҗдан тора.


Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәтендә кояш – кызыл (ачык кызыл кадмий), барс, аның канатлары һәм калканындагы розеткасы – ак, кайма – яшел (ачык яшел кобальт), калканы, каймадагы орнамент һәм «Татарстан» дигән язу алтынсу төстә була.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары –  Н.Г. Ханзафаров (идея), Р.З. Фәхретдинов (башкаручы).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International