Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында

15.07.2019

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында
МӘГЪЛҮМАТ

 

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы (алга таба – Дәүләт Советы) эшчәнлеге республика икътисадының үсешен, аны инновацион үстерүне һәм алга таба гражданнарның яшәеш сыйфатын яхшыртуны законнар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Узган бишьеллык чоры Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы өчен мөһим булган бик күп истәлекле вакыйгаларга бай булды. Алар барысы да Татарстан депутатлар корпусының актив катнашында узды.
2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар үткәрелде, муниципаль депутатлар корпусы барлыкка килде. 2016 елда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәрелде. 2017 елда Россия Федерациясе Президентын чираттагы сайлаулар үткәрелде. 2015 елда Казан Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү урыны булды, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелде. Бу чор 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, ТАССРның 95 еллыгы һәм Татарстанның хәзерге тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгы, хәзерге законнарның хокукый фундаментын барлыкка китергән ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгы кебек истәлекле вакыйгалар белән тарихка керде. 2020 елда уздырылачак Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү буенча зур эш алып барылды. 2018 елның декабрь аенда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре оештырылды. Бу чара кысаларында республиканың икътисадый, инвестиция һәм мәдәни потенциалын тәкъдир итү булды.

Дәүләт Советының барлыгы 49 утырышы үткәрелде, аларда 2029 мәсьәлә каралды, 2691 карар кабул ителде, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 573 законга (исемлеге беркетелә), шуның 133е төп закон, кул куелды.

2015 елның июнь аенда Дәүләт Советы тарафыннан «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» закон кабул ителде. Стратегиянең нигезе булып кеше капиталын үстерү, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, икътисадый үсешне тәэмин итү тора. Дәүләт Советы төп программа документының максатчан параметрлары үтәлешен күзәтеп һәм тиешле үзгәрешләрне үз вакытында кертеп барды. Чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы бюджеты проектын эшләгәндә республикадагы төп финанс законының барлык төп параметрлары Стратегия – 2030 фараз күрсәткечләре нигезендә билгеләнде.

Парламентның закон чыгару эшчәнлеге социаль юнәлештә булды: төрле категория гражданнарына социаль түләүләр һәм дәүләт ярдәме мәсьәләләре җайга салынды. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, авыл халкының социаль һәм эш активлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән законнар кабул ителде. Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәдәниятне үстерү, хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре законнар белән җайга салынды.

Бишенче чакырылышта кабул ителгән законнар арасында аеруча әһәмиятлеләре: «Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында»; «Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында»; «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында»; «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»; «Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында»; «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында»; «2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында»; «Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында»; «Татарстан Республикасында парламент контроле турында»; «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында»; «Татарстан Республикасының сәнәгать сәясәте турында»; «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында»; «Татарстан Республикасында азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең аерым чаралары турында»; «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында»; «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында»; «Татарстан Республикасында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында»; «Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турында»; «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»; «Татарстан Республикасында архив эше турында»; «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы турында»; «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (гомумтаралган файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгару өчен җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукы бирү тәртибен гадиләштерү өлешендә); «Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» (социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары тарафыннан капитал салулар күләменә бәйле рәвештә киметелгән салым ставкаларын куллана башлау срокларын үзгәртү өлешендә); «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (күпфатирлы йортта мөлкәткә капиталь ремонт өчен кертемне түләү чыгымнарына компенсация өлешендә); «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» (мәдәният хезмәткәрләренә социаль ярдәм чараларын төгәлләштерү өлешендә).

Хисап чорында Дәүләт Советына түбәндәгеләр тарафыннан барлыгы 601 закон проекты кертелде:

24 – Татарстан Республикасы Президенты;
1 – депутатлар белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты;
266 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары;
58 – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары;
214 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты;
3 – Татарстан Республикасы Прокуроры;
3 – Татарстан Республикасы Конституция суды;
31 –җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары;
1 – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе.

Дәүләт Советында парламент контролен гамәлгә ашыру өчен даими рәвештә «Хөкүмәт сәгатьләре» үткәрелде. «Хөкүмәт сәгате» кысаларында барлыгы 19 мәсьәлә каралды. Алар түбәндәгеләр:

– «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм перспективалары турында» (2014 ел);

– «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү турында», «Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү турында законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында», «Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне үтәү эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» (2015 ел);

– «Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалаудагы һәм аларның хокукларын яклаудагы эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының импорт продукциясен алыштыру бурычын үтәве турында», «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында», «Дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүне оештыру турында», «Татарстан Республикасының һәм «Россия тимер юллары» ААҖнең уртак проектлары һәм Татарстан Республикасында тимер юл транспортын алга таба үстерү перспективалары турында» (2016 ел);

– «Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының халык белән үзара эшчәнлегенең нәтиҗәле рәвеше буларак хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон төргә күчерү эшенең йомгаклары турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында» (2017 ел);

– «Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнарының халык белән үзара эшләүнең нәтиҗәле рәвеше буларак хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон төргә күчерү эшенең йомгаклары турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы законнарны гамәлгә ашыру барышы хакында», «Татарстан Республикасында кинематографияне үстерү турында», «2016 – 2021 елларга һәм алга таба 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы транспорт комплексын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү турында» (2018 ел);

– «Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләрен түләүсез бирү, шул исәптән күрсәтелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура объектлары белән тәэмин итү өлешендә җир турындагы законнарның үтәлеше хакында», «Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган эш турында», «Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче йомгаклары турында» (2019 ел).

Закон чыгару инициативасы тәртибендә Дәүләт Советы тарафыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына (алга таба – Дәүләт Думасы) 29 федераль закон проекты кертелде. 3 закон проекты Россия Федерациясе законнары сыйфатында кабул ителде: «Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәке тарту зыяныннан саклау турында» Федераль законның 19 статьясына һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.53 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» (тарту өчен булмаган тыелган тәмәкеләрнең исемлеген киңәйтү һәм тарту өчен булмаган тәмәкеләр сатуга өстәмә чикләүләр билгеләү өлешендә) 2015 елның 30 декабрендәге 456-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 28 статьясына үзгәреш кертү хакында» (җирле үзидарә оештыруны камилләштерү өлешендә) 2018 елның 18 апрелендәге 83-ФЗ номерлы Федераль закон; «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.22 һәм 23.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» (дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм арттыру максатларында) 2018 елның 27 декабендәге 505-ФЗ номерлы Федераль закон.

13 закон проекты кире кагылды, 1 закон проекты кире кайтарылды.

12 закон проекты карау барышында:

«Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында» (авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрен төгәлләштерү турында) һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» (шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтләр бирү өлешендә). «Этил спирты, алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү турында» (алкоголь продукциясен, шул исәптән җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә ваклап сатуга өстәмә чикләүләр һәм тыю билгеләү өлешендә); «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.24 статьясына үзгәреш кертү хакында» (Россия Федерациясе субъекты милкендә булган торак булмаган объектыннан куллану тәртибен бозган өчен административ җаваплылык урнаштыру турында); «Корал турында» Федераль законның 13 һәм 26 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» (Россия Федерациясе халыкларының милли киемнәре яисә казак формасы белән йөртү өчен газ коралын, үз-үзеңне яклау өчен шома озын көпшәле ут коралын, спорт коралын, аучы коралын, сигнал коралын, салкын корал сатып алу тәртибен җайга салу); «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 20.8 статьясына үзгәреш кертү хакында» (коралдан файдалануга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны камилләштерү тәкъдим ителә); «Концессия килешүләре турында» Федераль законның 40 статьясына үзгәреш кертү хакында» (дәүләт милкендә яисә муниципаль милектә булган мөлкәттән файдалану нәтиҗәлелеген көчәйтү, Россия Федерациясе икътисадына җәлеп ителә торган инвестицияләрнең күләмен арттыру, гражданнарга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өлешендә); «Россия Федерациясе Гаилә кодексының 113 статьясына һәм «Үтәтү эшен алып бару турында» Федераль законның 102 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» (балигъ булмаган балаларга алиментлар буенча бурычларны исәпләү тәртибен үзгәртү өлешендә); «Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 235 статьясына үзгәреш кертү хакында» (алиментлар буенча бурычларны хокукый мәҗбүри түләтүне камилләштерү өлешендә); «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү турында» (Россия Федерациясе субъекты законы белән түләүле парковкалар урнаштыру тыелган биналар һәм башка объектлар янәшәсендәге территорияләрнең чикләрен билгеләү тәртибен урнаштыру өлешендә); «Халыкара медицина кластеры турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» (Татарстан Республикасы территориясендә халыкара медицина кластерын төзү өлешендә); «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законның 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» (Россия Федерациясе субъекты территориясендә Россия Федерациясе субъектларына әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтү территориаль системаларын гамәлгә ашыруны формалаштыруда һәм тәэмин итүдә Россия Федерациясе субъектларының катнашу тәртибен билгеләү хокукын бирү өлешендә).

Чакырылыш чорында барлыгы 821 федераль закон проекты, Россия Федерациясе субъектларының 139 закон чыгару инициативасы каралды.

Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан 51 утырыш үткәрелде, 220 мәсьәлә каралды, 307 карар кабул ителде. 2016 елда Арча районында күчмә утырыш үткәрелде, әлеге утырышта Татарстан Республикасында туризм өлкәсен үстерү перспективалары буенча фикер алышынды. 2019 елда Лаеш районында үткәрелгән күчмә утырышта «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында мәсьәлә каралды. Әлеге законга мониторинг ясау нәтиҗәләре буенча законны гамәлгә ашыруның механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертелде. Закон бозуларны булдырмау максатларында Республика Хөкүмәтенә һәм җирле үзидарә органнарына гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны үтәү мәсьәләләрен караганда методик эшне оештыруга һәм үткәрүгә басып ясау тәкъдим ителде, парламентарийлар каршына законнарның нигезләмәләрен алга таба камилләштерү бурычы куелды.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы яңа эш формаларын актив кулланды. Республика законнарының гамәлдә булу әһәмиятлелеге һәм нәтиҗәлелеге, хокукый нормаларның килештерелгән булуы предметына республика законнарын анализлау, хокук кулланучыларның законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен исәпкә алу максатларында Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча комиссия төзелде.

Дәүләт Советы комитетлары каршында 7 эксперт советы – иҗтимагый башлангычларда консультация-киңәш итү органнары төзелде. Аларның составына дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре, һөнәри белгечләр кертелде. Эксперт советлары комитетларга Татарстан Республикасы законнары проектлары, федераль законнар проектлары буенча аналитик бәяләмәләр бирәләр. Шулай итеп, комитетларның закон проектларын беренче укылышка чыгарганчы ук, эксперт җәмәгатьчелегенең киң катламнарын закон проектлары буенча фикер алышуга җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Дәүләт Советы җәмгыять өчен тагы да ачыграк булды. 2018 елда старт алган «Законнарны бергә язабыз!» яңа парламент проекты республиканың барлык гражданнарына республика закон проектлары буенча фикер алышуда катнашу мөмкинлеге тудырды. Проект кысаларында теләсә кайсы гражданин Дәүләт Советына яңа закон проекты буенча яисә гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җибәреп, закон чыгару процессында катнаша ала. Барлыгы 100 мөрәҗәгать кабул ителде. Алар барысы да Дәүләт Советы комитетларына фикер алышу һәм карар кабул ителү өчен җибәрелде. Перспективалы фикерләр киләчәктә закон көчен алачак.

Парламент фракцияләренең һәм депутат төркемнәренең роле һәм әһәмияте артты. Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» һәм КПРФ фракцияләреннән тыш, «Татарстан – новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме, шулай ук эшчәнлегендә законнар иҗатыннан тыш, күпсанлы социаль һәм хәйриячелек проектлары булган «Бердәм Россия» фракциясе каршында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе актив эшләде. Хисап чорында депутат берләшмәләренең эшендә район советы депутатларының Дәүләт Думасы депутатлары белән үзара эшчәнлеге, уртак проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән хәйриячелек эшчәнлеге мөһим урын алып торды.

«Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» депутат төркеменең 48 уртак җыелышы һәм «Бердәм Россия» фракциясе Президиумының 45 утырышы үкәрелде. 138 мәсьәлә каралды.

2015 елда «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеме әгъзалары дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зур игътибар бирде. 2016 елда көн тәртибендә җитештерү һәм куллану калдыклары турында (федераль закон кысаларында), гражданнарны аварияле торактан күчерү программаларын гамәлгә ашыру турында, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү турында проблемалы мәсьәләләр аеруча урынны алып торды. «Бердәм Россия» фракциясе депутатларының сайлау округларында һәм үзләренә беркетелгән территорияләрдә башкарган эшләре турында хисапларын тыңлау гамәлгә кертелде. 2017 елда дәүләт республика программаларын һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносы эше, Татарстанда кулланучылар өчен электр энергиясенә бәя билгеләүнең гомуми принциплары мәсьәләләре каралды. 2018 ел дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият, җирле үзидарә органнары белән системалы эш оештыру, үзара хезмәттәшлек өлкәсендә үрнәк ел булды. 2019 елда «Бердәм Россия» фракциясе 13 гомумфедераль һәм 9 региональ партия проекты буенча эш алып барды.

2015 елда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең эшчәнлек сыйфатын яхшырту һәм социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә йогынты ясауны арттыру өчен Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе депутат берләшмәләренең республика координация советы оештырылды. Аның җитәкчесе итеп Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Ю.З. Камалтынов билгеләнде. Совет составына муниципаль район дәрәҗәсендәге депутат берләшмәләренең, фракцияләренең һәм төркемнәренең 47 җитәкчесе керде. Алар, үз чиратында, районнардагы шундый ук координация советларын җитәкләделәр. Хисап чорында «Бердәм Россия» партиясе депутат берләшмәләренең республика координация советының 16 җыелышы (шул исәптән 9 күчмә утырыш Казан, Чаллы, Зеленодольск, Чистай, Түбән Новгород шәһәрләрендә, шулай ук Түбән Кама, Зеленодольск, Биектау, Мамадыш һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында) һәм аның Президиумының 17 утырышы үткәрелде. Утырышларда муниципаль берәмлекләрнең социаль инфраструктурасын үстерүдә барлык дәрәҗәдәге депутатларның үзара хезмәттәшлеге турында, Татарстан Республикасында территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерү турында, депутат берләшмәләренең 2030 елга кадәр чорга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашырудагы роле турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

«Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан Россия Федерациясе Президентының һәм «Бердәм Россия» Партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итүләр, сайлау округларында гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрелә. Хисап чорында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тарафыннан «Бердәм Россия» Партиясе Рәисе
Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә 900дән артык кабул итү үткәрелде һәм 2500дән артык кеше кабул ителде.

Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутат фракциясе составындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе (алга таба – берләшмә) эшчәнлегендә аналарны, балаларны һәм гаиләне яклау мәсьәләләре буенча максатчан эш алып барылды. 2014 – 2019 елларда 14 киңәйтелгән утырыш, шул исәптән 7 күчмә утырыш Арча, Зеленодольск, Мамадыш, Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чистай муниципаль районнарында, 20 эш җыелышы үткәрелде. Гаилә сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан Ульяновск өлкәсенә, «Тарихи үзаң – халыкның рухи байлыгының нигезе» мәсьәләсен өйрәнү максатыннан Свияжск утрау-шәһәренә һәм борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәрләре үткәрелде.

Берләшмә әгъзалары тарафыннан район һәм шәһәр хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре өчен Дәүләт Думасы депутатлары, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Гаилә һәм демография үзәге һәм «Татарстан – новый век» – «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре катнашында белем бирү семинарлары, панель дискуссияләре, «түгәрәк өстәлләр» үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашында республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре белән, интернат-йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, үзләренә кабул иткән республика гаиләләре белән очрашулар оештырылды.

Берләшмә ел саен үткәрелә торган «Татарстан энҗесе» («Жемчужина Татарстана») инвалид хатын-кызлар республика конкурсы, «Кулга кул тотыныйк, дусларым!» («Возьмемся за руки, друзья») сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең республика иҗат фестивале катнашучыларына ярдәм күрсәтә. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы, «Нечкәбил» аналар һәм гаилә матурлыгы республика конкурсы үткәрү кысаларында берләшмә тарафыннан махсус бүләкләр булдырылды. «Мәхәббәт сукмагыннан» («По дороге любви») («Татарстан» ДТРК телерадиокомпаниясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белән берлектә), «Хатын-кыз игътибары» («Женское внимание») (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә) проектлары гамәлгә ашырыла. Балалар тудыруны арттыру буенча чаралар, хатын-кыз сәламәтлеге, балаларның гомуми белем бирү учреждениеләренә кабул ителүе, гаиләдәге киеренкелекне һәм көнкүрештә туган конфликтларны профилактикалау, балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге хезмәтен һәм ялын оештыру турында телефон «кайнар линияләре» үткәрелде.

Берләшмәнең хәйриячелек эшчәнлеге «Бергәләп булдырабыз» («Сможем вместе») социаль-гуманитар проекты, «Зур гаилә» («Большая семья») телевизион проекты, «Без бергә!» («Мы вместе!») проекты кысаларында алып барыла. Берләшмә әгъзалары тарафыннан ятим балалар һәм ата-анасыз калган балалар өчен попечительлек советлары составында зур эш алып баралар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар.

Бишенче чакырылышта Дәүләт Советында КПРФ фракциясе тарафыннан 60 утырыш, 51 матбугат конференциясе, 7 семинар-җыелыш, 12 «түгәрәк өстәл», 4 фәнни-гамәли конференция үткәрелде. 24 закон проекты һәм закон чыгару инициативасы тәкъдим ителде.

Утырышларда түбәндәге төп мәсьәләләр күтәрелде: «Казан шәһәре генераль планын раслаганда Казан шәһәре халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында», «Алданган кертем салучыларның хокукларын яклау турында», «Сәламәтлек саклау һәм мәгариф проблемалары турында», «Бакчачылар проблемалары һәм торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында», «Парковкалар турында», «Инвалидларның торак һәм башка хокукларын яклау, шул исәптән тору урыннарына якын җирдә металл гараж урнаштыру хокукы турында» һәм башкалар.

Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итү өлешендә Идел буе федераль округы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча иҗтимагый берләшмәләрнең координация советы белән берлектә актив эш алып барылды.
2018 елның 19 ноябрендә Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән Координация советы утырышы нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советында КПРФ фракциясе депутатлары фикерләрен исәпкә алып Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына көн тәртибендәге мәсьәләләр (капиталь ремонт, ресурс саклаучы оешмалар белән турыдан-туры шартнамәләр төзү, гомуми йорт мөлкәте мәсьәләсен законнар аша хәл итү, каты көнкүреш калдыкларына нигезләнмәгән тарифлар кертү, «Россия гражданнарының Россия Федерациясе табигый ресурсларыннан файдаланудан кергән керемнәргә хокуклары турында» федераль законны кабул итү кирәклеге, җылылыкка икътисадый нигезләнгән тарифларны кабул итү һәм раслау, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын җыю, анализлау һәм гомумиләштерү өлешендә барлык дәрәҗәдәге депутатларның эшен көчәйтү) буенча тәкъдимнәр җибәрелде.

«Түгәрәк өстәлләрдә» катнашучыларның игътибар үзәгендә түбәндәге мәсьәләләр булды: «Идел буе федераль округы киселешендә торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында», «Татарстан Республикасы йөк ташучылары проблемалары. «Платон» федераль трассалар буенча йөргән өчен түләү алу системасын кертү шаукымнары», «Бакчачылар һәм коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре проблемалары», «Татарстан Республикасы башкаласы генераль планын әзерләгәндә Казан шәһәре торак массивлары халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алу», «Марксизм: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге», «Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында», «Каты коммуналь калдыклар проблемалары һәм чүп яндыру заводы төзелеше турында», «Җәмәгать транспорты тарифлары һәм студентлар юлда йөрү билетлары турында», «Аварияле торак фондында яшәүчеләр проблемалары турында», «Татарстан Республикасы инвалидлары проблемалары турында», «Сугыш чоры балалары турында» һәм «Татарстан Республикасында социаль ипотека программасында катнашучылар проблемалары турында». Үткәрелгән «түгәрәк өстәлләр» нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр әзерләнде һәм алар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе хакимият органнарына җибәрелде.

Фәнни-гамәли конференцияләр түбәндәге темаларга үткәрелде: «Бу безнең тарих: җиңелүләр һәм җиңүләр. Кызыл Армия – Халык һәм Җиңү армиясе. Татарстанның һәм татарларның илнең оборона мөмкинлекләрен ныгытуга керткән өлеше», «Икенче бөтендөнья... 1941 елның 22 июне: бу ничек булды?», «Бу безнең тарих: җиңелүләр һәм җиңүләр».

КПРФ фракциясе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 2 896 депутат мөрәҗәгатьләре җибәрелде. 3 298 сайлаучылар мөрәҗәгатьләре каралды. КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан беркетелгән округларда халыкны актив кабул итүләр үткәрелде, хисап чорында шәхси кабул итү вакытында 3 314 сайлаучы кабул ителде.

Парламентка карамаган партияләрнең вәкилләре катнашында үткәрелгән Дәүләт Советы утырышларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында (2014 ел), 2015 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады (2015 ел), «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында (2016 ел), «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында (2017 ел), Дәүләт Советы тарафыннан «Корал турында» Федераль законның 13 һәм 26 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.8 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль законнар проектларын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча закон чыгару инициативалары турында (2018 ел).

Дәүләт Советы утырышларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Дәүләт Советы комитетлары 482 утырыш, шул исәптән 49 күчмә утырыш үткәрде, 2 836 мәсьәлә карады. Хисап чорында комитетлар каршында 7 эксперт советы эшләде, аларның аналитик бәяләмәләре комитетлар тарафыннан Татарстан Республикасы законнары проектлары, федераль законнар проектлары белән эшләгәндә исәпкә алынды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан 66 утырыш, шул исәптән 4 күчмә утырыш үткәрелде, 379 мәсьәлә, шул исәптән 50 контроль мәсьәлә каралды.

Дәүләт Советы тарафыннан Комитет караган 138 Татарстан Республикасы законы кабул ителде. Комитет һәм аның әгъзалары 47 закон проектын әзерләде һәм Дәүләт Советына кертте.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексына түбәндәге үзгәрешләр кертелде: гражданнарга сайлау көнендә фактик яктан булган урыннарында сайлау хокукы бирелде; Россия Федерациясе субъектларының иҗтимагый палаталарына Россия Федерациясе субъекты территориясендә урнашкан сайлау комиссияләренә күзәтүчеләрне билгеләү хокукын бирә торган нормаларны региональ сайлау законнарында беркетү мөмкинлеге каралды; сайлаучылар исемлегенә кертелгән, ләкин аларга карата Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә сайлау өчен бинага бару мөмкинлеген юкка чыгара торган чара сайланган сайлаучыларның сайлауда катнашу мөмкинлеге тәэмин ителде; сайлау алды агитациясен оештыру һәм үткәрү тәртибе төгәлләштерелде.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына кадастр исәпкә алу органнарына җир төзелеше объектларының карталары (планнары) юнәлеше буенча эшне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде, авыл җирлекләренең җирле әһәмияттәге вәкаләтләре исемлеге тулыландырылды һәм башкалар.

«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына юридик затларны (алдарак законнар белән гамәлдәге бүләкләр белән бары физик затларны гына бүләкләү каралган иде) Татарстан Республикасы югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү каралган үзгәрешләр кертелде. Яңа дәүләт бүләкләре: «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, «Татарстан Республикасының Атказанган яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре» мактаулы исеме кертелде.

Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләү системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.

Комитетның закон чыгару эшчәнлегендә муниципаль берәмлекләрнең чикләре тасвирламасын төгәлләштерү өлешендә законнар проектларын карау аерым урын алып тора. Әлеге эшнең кирәклеге муниципаль берәмлекләрнең чикләре картографик тасвирламасы буенча җир төзелеше эшләре комплексы үткәрү нәтиҗәсендә барлыкка килде, ул үз эченә карталарны (планнарны) әзерләүне алган. Кайбер җирлекләрнең кабат үзгәртелүе, территориясе чикләре һәм статусы үзгәрүе сәбәпле муниципаль берәмлекләрнең чикләре турында аерым законнарга үзгәрешләр кертелде. Хисап чорында республикада ике яңа торак пункты: Питрәч районында Барсил поселогы һәм Мамадыш районында Тарасово поселогы барлыкка килде.

2017 елда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы барлыкка килде. Комитет тарафыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең составына билгеләп кую өчен карар кабул итү тавышы хокукы булган Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының хокукый тәкъдим ителгән (правомочно выдвинуые) кандидатлары исемлеге Дәүләт Советы каравына кертелде.

Хисап чорында Комитетта контрольгә куелган күп кенә мәсьәләләр каралды, шул исәптән: Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында законнарны гамәлгә ашыру барышы хакындагы, Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә басу аша кишәрлекләре турындагы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чикләре турындагы белешмәләрне күчемсез милек дәүләт кадастрына кертүнең актуаль мәсьәләләре турындагы, муниципаль хокукый актлар кабул итү өлешендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эше турындагы, муниципаль берәмлекләргә бирелгән дәүләт вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру турындагы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең чикләре турындагы белешмәләрне күчемсез милек бердәм дәүләт кадастрына кертү турындагы, 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәрүгә законнар белән тәэмин итү турындагы һәм башкалар.

2017 елда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составы төзелде. Комитет Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының вәкаләтле тәкъдим ителгән кандидатуралары исемлеген Дәүләт Советы каравына кертте.

Хисап чорында Комитетта берничә контроль мәсьәлә каралды, шул исәптән: Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында, Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә басу аша кишәрлекләре турындагы законнарны гамәлгә ашыруның барышы хакында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләре турындагы мәгълүматларны дәүләт күчемсез мөлкәт кадастрына кертүнең актуаль мәсьәләләре турында, муниципаль хокукый актлар кабул итү өлешендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының эше турында, муниципаль берәмлекләргә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен финанс белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләре турында белешмәләрнең бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертү турында, 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны уздыруны законнар белән тәэмин итү хакында һәм башкалар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 86 утырыш, шул исәптән 6 күчмә утырыш ­үткәрде, 795 мәсьәлә, шул исәптән 49 контроль мәсьәлә, карады.

Комитет эшчәнлеге законлылыкны, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен ныгытуга, җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә, хокук бозуларны кисәтүгә, наркомания һәм токсикоманияне профилактикалауга юнәлдерелгән иде. ­Дәүләт Советы тарафыннан Комитетта каралган 64 Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, ­33 Татарстан Республикасы законы Комитет һәм аның әгъзалары тарафыннан эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде.

­«Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында», ­«Татарстан Республикасында парламент контроле турында», ­­«Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында», ­­«Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләрен җайга салу турында»,­ «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында», «Тоткарланган транспорт чараларын махсуслаштырылган машина кую урынына күчерү, аларны саклау, кире кайтару, ­күчергән һәм саклаган өчен чыгымнарны түләү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ­һәм башка законнар аеруча әһәмиятле булып тора. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына, «Татарстан Республикасы законнарын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы кабул иткән башка актларны бастырып чыгару һәм аларның үз көчләренә керү тәртибе турында», «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында», «Янгын куркынычсызлыгы турында» һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелде.

­Хисап чорында комитет тәкъдиме буенча 222 Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы сайланды, отставкадагы 34 ­җәмәгать судьясына Татарстан ­Республикасы­ җәмәгать судьялары вазыйфаларын үтәү ­йөкләнде ­­һәм Татарстан Республикасы­ Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзалары вазыйфасына Дәүләт Советыннан­ 2 вәкил сайлап куелды. Комитет тарафыннан шулай ук Татарстан Республикасы судьяларының Квалификация коллегиясенә җәмәгатьчелек вәкилләре вазыйфаларына 7 кандидатура, Татарстан Республикасы Конституция ­суды судьялары­ вазыйфасына­ 2 кандидатура каралды. Комитет тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына Татарстан Республикасы квотасы буенча ­7 кандидатура һәм Татарстан Республикасы ­Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына 2 кандидатура каралды.­

Комитет утырышларында хисап чорында ике мәртәбә Татарстан Республикасы законнары ­торышы турында докладлар каралды, аларда 1990 елдан алып 2014 елның ­сентябренә кадәр һәм 2014 елның сентябреннән алып 2017 елның июленә кадәр Дәүләт ­Советының закон чыгару эшчәнлегенә анализ ясалды.

Комитет, республика законнарына мониторинг ясап, хокук бозуларны профилактикалау ­һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруны;­ Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник яктан тәэмин итүне; ­Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында ­коррупциягә каршы экспертиза уздыруны; ­Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча законнарны гамәлгә ашыруны; ­коррупциягә каршы торуны; балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлеген тикшерүдә тотты. Комитет шулай ук «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында», «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында», «Янгын куркынычсызлыгы турында» һәм «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» Татарстан ­Республикасының­ 4 законына хокук куллану мониторингы нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының 34 законын хокукый яктан куллануына анализ турында мәгълүматны карады.

Комитет даими рәвештә ачык ишекләр көннәре үткәрде. 2016 елда­ муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен видеоконференция режимында ­Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы­ вәкилләре катнашында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгы һәм һәлакәттән коткару хезмәтләре эшчәнлеге турындагы ­Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыруның мөһим мәсьәләләре ­буенча ачык ишекләр көне үткәрелде. 2017 елда муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнарының законлылык һәм җәмәгать тәртибен ­саклау өлкәсендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча даими комиссияләре рәисләре­ белән ачык ишекләр көне үткәрелде. 2014 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән видеоконференцэлемтә рәвешендә очрашуы оештырылды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының профильле комитетлары вәкилләре Комитетның күчмә утырышларында катнашты. Алар белән бергә урыннарда тикшерүләр дә үткәрелде. 2018 елның 19 апрелендә муниципаль районнар һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнары даими комиссияләре рәисләре белән ачык ишекләр көне үткәрелде.­­

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан 77 утырыш, шул исәптән 3 күчмә утырыш, үткәрелде, 377 мәсьәлә каралды­, шулардан 64 – тикшерүдәге.

Хисап чорында 131 закон проекты каралды, шулардан 123 проект Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзаланды, 5 проект закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар тарафыннан кире алынды. 35 проект Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан эшләнде һәм карауга кертелде.

Комитет өчен бюджет һәм салым сәясәте мәсьәләләре гадәттәгечә иң мөһимнәреннән булды. Кабул ителгән законнар арасыннан төп финанс документының – чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджетының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының ел саен кабул ителүен билгеләп үтәргә кирәк. Бюджет проектын караганда, ел саен парламент тыңлаулары һәм зона киңәшмәләре үткәрелде.

2014 елның октябреннән Татарстан Республикасы Бюджет кодексына 14 тапкыр үзгәрешләр кертелде.

Комитет социаль яктан әһәмиятле булган башка берничә законны карады:«Физик затлар мөлкәтенә салым буенча салым базасын салым салу объектларының кадастр хакыннан чыгып билгеләү тәртибен Татарстан Республикасы территориясендә куллана башлауның бердәй датасын билгеләү турында», аның нигезендә Татарстанда физик затлар мөлкәтенә салымны аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләүнең яңа тәртибе кертелде; «Татарстан Республикасында физик затлар мөлкәтенә 2016 елгы салым чорында түләнергә тиешле салым буенча недоимка суммасына пеня исәпләнә башлау датасын билгеләү турында», анда салым түләүчеләргә ярдәм итү максатларында салым чорында физик затлар мөлкәтенә салым буенча пеня исәпләнә башлау күчерү каралды; «Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проектын гамәлгә ашыру турындагы шартнамәне раслау хакында», ул гражданнарда үз финансларына карата акыллы, җаваплы караш булдыруга, финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелде; «Махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында», аның нигезендә махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле табышка салым буенча киметелгән ставкалар билгеләнә.

2015 елдан башлап Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү, икътисадый үсеш темпларының акрынаюы шартларында салым түләүчеләрнең һәм эш урыннарының исәбен саклап калу өчен салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булу срогын озайту турында Татарстан Республикасы Законнары кабул ителде. Республикада кече эшкуарлыкны алга таба үстерүгә уңай йогынты ясау, халыкның эш белән тәэмин ителеше дәрәҗәсен күтәрү, эшсезлекне киметү максатларында «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең икътисадый үсеш дәрәҗәсенә карап, индивидуаль эшкуарларның потенциаль алырга мөмкин булган еллык керем күләмнәренә территорияләр буенча дифференцияция кертелде.

Тикшереп тору­ функцияләрен камилләштерү эшенә аерым игътибар бирелде. ­Комитет бюджет акчаларын тоту, Татарстан Республикасы бюджеты үтәлү мәсьәләләренә игътибарын ­юнәлтте, квартал саен Татарстан Республикасы бюджетының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының керем һәм чыгым өлешләренең үтәлеше турындагы контроль мәсьәләләрне, бер ел эчендә Татарстан Республикасы бюджеты, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше турындагы хисапларны карады.

Комитет Татарстан Республикасы Хисап палатасы белән тыгыз хезмәттәшлек итте. Дәүләт Советы карары белән ел саен Татарстан Республикасы Хисап палатасына бюджет финанславының төрле тармакларында тикшерүләр үткәрү турында йөкләмә бирелде. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча республика башкарма хакимияте органнары катнашында Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабы тыңланды.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты 59 утырыш, шул исәптән 14 күчмә утырыш, үткәрде, 362 мәсьәлә, шул исәптән 52 контроль мәсьәлә каралды.

Икътисадның динамик үсеше өчен Татарстан Республикасының законнар базасын тәшкил итә торган законнар кабул итү Комитет эшенең төп нәтиҗәсе булды. Комитет эшендә 92 Татарстан Республикасы законы проекты бар иде, шулардан 88 проект Татарстан Республикасы законнары статусын алды. Шул ук вакытта 68 закон проекты республика парламентында эшләнде.

Кабул ителгән Татарстан Республикасы законнарыннан 13 закон нигез закон булып тора. Алардан аеруча әһәмиятлеләре: «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе», ул Татарстан Республикасын үстерүнең озак вакытка каралган максатларын билгели; республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү максатларын һәм үсеш перспективаларын билгели торган «2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясен раслау турында»; Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү өлкәсендә дәүләт стратегик планлаштыруның комплекслы системасын эшләү, төзү һәм эшләтү өчен хокукый нигез бирә торган «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында»; күпфатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкоголь продукциясен сатуны чикләүгә юнәлтелгән һәм Татарстан Республикасы территориясендә алкоголе аз булган һәм тонус бирә торган эчемлекләрне ваклап сатуны тыя торган «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» һәм аңа кертелгән үзгәрешләр; Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте максатларын, бурычларын һәм принципларын беркетә торган һәм сәнәгать эшчәнлеген, шул исәптән импортны алыштыру, сәнәгать кооперациясе, фәнни-техник, инновацион һәм тышкы икътисадый эшчәнлек, кадрлар потенциалын үстерү өлкәсендә стимуллаштыру чараларын билгели торган «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында»; Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында оешмалар һәм эшкуарлар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Палатаның хокукларын һәм бурычларын киңәйтүне күз алдында тоткан, аңа ведомство комиссияләре, комитетлары, эксперт советлары, эшче төркемнәре, шулай ук консультатив, эксперт һәм башка иҗтимагый советлар эшендә катнашу хокукын бирә торган, Палатага эшкуарлык, икътисад, сәнәгать, инвестиция һәм инновация эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы закон проектларына һәм бүтән норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү хокукын беркетә торган «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы турында».

Аеруча мөһим законнардан шулай ук муниципальара һәм муниципаль маршрутлар буенча даими пассажирлар йөртүне оештыруны камилләштерүгә, шул исәптән җайга салынмый торган тарифлар буенча даими пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм беренче торак урынны хосусыйлаштыру датасына капиталь ремонт ясау таләп ителгән күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонтны оештыру үзенчәлекләрен федераль законнар таләпләренә туры китереп билгеләүне максат иткән «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны билгеләп үтәргә кирәк. Законда мондый күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны республика бюджеты акчалары хисабына финанслау тәртибе билгеләнгән.

Хисап чорында 52 контроль мәсьәлә каралды, шул исәптән «Газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча халыкка тариф билгеләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты проблемалары турында», «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында», «Татарстан Республикасында торак программаларын (эконом класслы торак, азкатлы һәм аренда торагы, «алданган өлешчеләр») үстерү проблемалары һәм перспективалары турында», «Татарстан Республикасында туризмны үстерү проблемалары һәм перспективалары турында», «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә лицензия контролен арттыру нәтиҗәлелеге һәм чаралар турында», «Татарстан Республикасында муниципальара пассажирлар ташу челтәрен торгызу һәм үстерү чаралары турында», «Казан шәһәренең яңа генераль планы – территорияне комплекслы үзләштерү һәм уңайлы шәһәр булдыру үрнәге» һәм башкалар.

Комитет Законнарны һәм хокук куллану тәҗрибәсен мониторинглау комиссиясе белән берлектә Дәүләт Советында Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләсе буенча парламент тыңлаулары уздырды. Парламентара хезмәттәшлек кысаларында Комитет Казан вертолет заводы базасында Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы предприятиеләре мисалында 4,0 яңа технологик платформада авиатөзелеш комплексы предприятиеләре кооперациясе перспективаларына багышланган «түгәрәк өстәл» оештырды һәм үткәрде, анда Дәүләт Советының һәм Башкортостан Республикасы Дәүләт Собраниесе – Корылтаеның профильле комитетлары депутатлары катнашты.

Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты 63 утырыш үткәрде, шулардан 6 утырыш күчмә булды, 312 мәсьәлә каралды, шулардан 75 – контроль мәсьәлә иде.

Дәүләт Советы Комитет тарафыннан каралган 54 Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте, Комитет һәм аның әгъзалары тарафыннан 41 закон проекты эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде. Иң әһәмиятлеләреннән –җир объектларына карата куелган закон таләпләренең үтәлешен тикшереп тору буенча җирле үзидарә органнары эшчәлеген җайга сала торган «Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында»; авыл халкының эш белән тәэмин ителүен арттыру һәм матди хәлен яхшырту максатларында республика территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чараларын билгели торган «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында»; Татарстан Республикасында азык-төлек продуктларының, материалларның һәм эшләнмәләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән үзара хезмәттәшлегенең хокукый нигезләрен җайга сала торган «Татарстан Республикасында азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүнең аерым чаралары турында». Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен, Татарстан Республикасы территориясендә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү механизмын билгеләү максатларында «Татарстан Республикасының азык-төлек куркынычсызлыгы турында» закон кабул ителде.

Авыл җирлегенә белгечләрне җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертелде, аларда каралганча, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы муниципаль районнары составына керүче шәһәр һәм авыл җирлекләрендә төп эш урыны буенча эшләүче гражданнарга индивидуаль торак төзү яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бер тапкыр түләүсез файдалануга бирелә. Татарстан Республикасы Экология кодексына, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында», «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында», «Терлекчелектә нәсел эше турында», «Татарстан Республикасында ветеринария эше турында», «Җир асты байлыклары турында», «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелде.

Гамәлдәге законнарны мониторинглау кысаларында комитетта туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан рациональ файдалану өлкәсендәге законнарны үтәү, күзәтүчесез хайваннарны аулау һәм тоту өлкәсендәге мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче нәтиҗәләре, табигый ресурсларны саклау максатларында волонтерлык хәрәкәтен үстерү, Татарстан Республикасында ат үрчетүнең торышы һәм перспективалары, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында су тирәнлеге кимү өлешенә караган хәлләр турындагы мәсьәләләр һәм башкалар каралды. Комитет утырышларында өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү өлешендә Татарстан Республикасы Җир кодексы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәсьәлә берничә тапкыр каралды.

Комитет әгъзалары инициативасы буенча үсемлекчелектә гадәттән тыш хәлләрне Россия Федерациясе территориясендә Сосновский балтырганы үсә торган урыннарны юкка чыгару өлешендә булдырмый калу буенча Россия Федерациясе дәүләт программасын эшләү кирәклеге турында һәм сөт продукциясе базарында туган вәзгыять турындагы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка, шулай ук гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яисә дача хуҗалыгы алып бару өчен төзелгән коммерциячел булмаган оешмаларның әлеге оешмаларны хуҗалык-көнкүреш өчен су белән тәэмин итү максатларында, җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия алмыйча, җир асты суларын чыгару хокукы срогын озайту мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате эшләнде.

Социаль сәясәт комитеты тарафыннан 73 утырыш, шул исәптән 8 күчмә утырыш үткәрелде, 388 мәсьәлә каралды, шулардан 58 мәсьәлә контроль мәсьәлә иде.

Дәүләт Советы Комитет тарафыннан каралган 64 Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте, Комитет һәм аның әгъзалары тарафыннан 46 закон проекты эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде. Иң әһәмиятлеләреннән түбәндәге Татарстан Республикасы законнарын күрсәтергә була: медицина айныткычларының эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен җайга салуга юнәлдерелгән «Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган һәм мөстәкыйль рәвештә йөрү яисә тирә-юньдә ориентлашу сәләтен югалткан затларга махсуслаштырылган учреждениеләрдә хезмәт күрсәтү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»; сәүдә, җәмәгатьчелек туклануы, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектларыннан, кредит учреждениеләреннән, кунакханәләрдән һәм социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктураларының башка объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу «Татарстан Республикасында социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында»; беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүне билгеләүне һәм гамәлгә ашыруны башкаручы орган итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмалар билгеләнгән « Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүне билгеләүне һәм гамәлгә ашыруны оештыру турында»; Татарстан Республикасы территориясендә ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга сала торган, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләрен билгели торган «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында».

Татарстан Республикасы Гаилә кодексына, «Физик культура һәм спорт турында», «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында», «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», «Яшьләр һәм Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте турында», «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында», «Татарстан Республикасында халыкның җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында», «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында», «Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», «Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» һәм башка законнарга үзгәрешләр кертелде.

Контроль вәкаләтләрне үтәү кысаларында Комитет Татарстан Республикасында түләүсез паллиатив медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, иминләштерүче медицина оешмалары тарафыннан иминләштерелгән затларның хокукларын яклау, Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм уздыру, медицина реабилитациясе системасын үстерү, Татарстан Республикасында массакүләм спортны үстерү, инвалидларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү, балаларның сәламәтлеге саклануга хокукларын яклау максатларында гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны куркынычсыз һәм сыйфатлы туклану белән тәэмин итү, шул исәптән ташламалы шартларда, өлешендә Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Геронтологик хезмәтнең һәм гериатрия ярдәменең торышы һәм үсеше турында, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм аерым категориядәге гражданнарны эш белән тәэмин итүнең яңа рәвешләрен оештыру, мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү, Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру, үзмәшгульләрнең гарантияләрен һәм хокукый яклануын тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасының аерым законнарына, шул исәптән «Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында», «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында», «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» (инвалидларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлешендә) мониторинг үткәрелде.

Комитет Дәүләт Думасы депутатлары, Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе белән берлектә «Гражданнар җәмгыяте һәм дәүләт институтларының инвалид балаларның хокукларын яклау өлкәсендә хезмәттәшлеге», «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре. Дәүләт һәм җәмгыятьнең гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрендә социаль партнерлыгы», «Милләт сәламәтлеге хакына исбатлаулы медицина», «Ревматизм авырулары: медицина ярдәме, социаль-икътисадый аспектлар», «Медицина хокукының, биомедицина этикасының һәм суд медицинасының актуаль мәсьәләләре», «Аутистик спектрдагы авырулары булган балаларны иртә ачыклау, аларны социаль адаптацияләү һәм аларга инклюзив белем бирү өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре» һәм башка темаларга багышланган «түгәрәк өстәл»ләр үткәрде.

2019 елның 1 мартында комитет «Единая Россия» партиясе тарафдарлары советы белән берлектә Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру буенча гавами тыңлаулар үткәрүне оештырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан 58 утырыш, шул исәптән 9 күчмә утырыш, үткәрелде, 214 мәсьәлә каралды, шулардан 54 – контроль мәсьәлә.

Дәүләт Советы Комитет тарафыннан каралган 52 Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте, Комитет һәм аның әгъзалары тарафыннан 29 закон проекты эшләнде һәм Дәүләт Советына кертелде.

Иң мөһимнәреннән Татарстан Республикасының 2 яңа база законын билгеләп үтәргә кирәк, алар үсешне алдан билгеләүче законнар үрнәге булып торалар һәм аларның федераль дәрәҗәдә аналоглары юк: республикада театрлар эшчәнлеген җайга сала торган һәм театр эше өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт сәясәтен, Татарстанда театрлар эшчәнлеге нигезләрен, аларның хокукларын һәм бурычларын, дәүләт ярдәме чараларын билгели торган «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында» 2016 елның 11 июнендәге 43-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы; Татарстан Республикасы халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, өйрәнү, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыруның нәтиҗәле механизмнарын булдыруга юнәлтелгән «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» 2017 елның 26 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы. Комитет карамагындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасының 3 төп законы актуальләштерелде: «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында« Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 2 июлендәге 51-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законы яңа редакциядә бәян ителде); «Татарстан Республикасында архив эше турында» 2017 елның 20 июлендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы («Татарстан Республикасында Архив фонды һәм архивлар турында» 1996 елның 13 июнендәге 644 номерлы Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану белән бергә яңа закон кабул ителде, ул Татарстан Республикасы Архив фонды документларын һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә башка архив документларын саклауны, туплауны, исәпкә алуны һәм алардан файдалануны оештыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала); китапханәләр эшчәнлегендә булган үзгәрешләрне исәпкә алып, нормаларны актуальләштерү һәм килештерүне максатларында Дәүләт Советы тарафыннан «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законы эшләнде һәм кабул ителде («Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 1998 елның 21 октябрендәге 1818 номерлы Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тануны күздә тота).

Республика законнарын камилләштерү, шулай ук федераль законнарга туры китерү максатларында «Мәгариф турында», «Мәдәният турында», «Фән һәм фәнни эшчәнлек турында», «Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында», «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында», «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында», «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри түләүсез нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелде.

 Комитет кайбер законнарны һәм карарларны гамәлгә ашыру һәм үтәү барышы турындагы контроль мәсьәләләр каралды, шул исәптән «Һөнәри белем бирүне үстерүгә яңача якын килү турында»; «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясын үтәү барышы турында»; «2015 – 2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында»; «Татарстан Республикасында һөнәри белем бирү системасында педагогик кадрлар әзерләү турында»; «Авылда мәдәният оешмалары (учреждениеләре) челтәрен үстерү турында»; «Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү турында»; «Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнография музееның һәм Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музееның торышы һәм перспективалары турында» һәм башкалар.

Комитет «Татарстан Республикасында милли әдәбиятларны үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары (Россия Федерациясендә Әдәбият елы кысаларында)», «Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының торышы һәм перспективалы үсеш юнәлешләре», «Россия Федерациясе гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча җәмәгать фикер алышуы кысаларында туган тел булмаган рус телен укыту мәсьәләләре», «Евразия киңлегендә регионара интеграция һәм гуманитар хезмәттәшлек турында», «Татар телендә белем алу һәм татар телен өйрәнү перспективалары турында» темаларына «түгәрәк өстәлләр» оештырды.

Комитет тарафыннан Удмурт Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә Ижау шәһәрендә телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру, милли иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында; Чуваш Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә Чабаксар шәһәрендә халык сәнгать һөнәрләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү турында күчмә «түгәрәк өстәлләр» оештырылды.

Бишенче чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасында Дәүләт Думасы комитетларының берничә күчмә утырышы оештырылды. Шулай итеп, 2015 елның июнендә «Бөек Болгар» дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Дәүләт Думасының Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре комитетының күчмә утырышы узды. Утырыш кысаларында «Дәүләт-дин мөнәсәбәтләре системасын камилләштерү» темасына «түгәрәк өстәл» булды.

2017 елның июнендә Дәүләт Советында Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитетының күчмә утырышы узды, ул физик культураны һәм спортны үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсе турындагы мәсьәләне карауга багышланды.

2017 елның ноябрендә Казанда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә уртак утырышы узды. Парламентарийлар Өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә федераль гамәлләр стратегиясен тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар. 2019 елда шулай ук Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитетының «Төбәк демография сәясәте һәм Татарстан Республикасында балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

2018 елның февралендә Казан шәһәрендә Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында «Идел елгасын саклап калуга һәм пычрануны булдырмауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында» күчмә«түгәрәк өстәл» утырышы узды.

Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Дәүләт Советы комиссиясе бишенче чакырылыш Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән Татарстан Республикасы законнары буенча бәяләмәләр әзерләде.

Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясенең 2 утырышы үткәрелде, аларда депутатлар этикасы кагыйдәләрен бозу очраклары каралды, утырышларда каралучы депутатларга карата тиешле чаралары күрелде.

Бишенче чакырылыш башында Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе төзелде, ул үз эшчәнлеген чакырылыш дәвамында башкарды.

«Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору Комиссиясе 19 утырыш, шул исәптән 15 күчмә утырыш үткәрде, аларда 20 мәсьәлә каралды. Комиссия эшчәнлегендә мөһим юнәлеш – арзан торак базары формалашуны үз вакытында һәм тулысынча норматив хокукый тәэмин итүне, торакның һәркем өчен мөмкин булуын арттыруны, гражданнарның федераль законнарда билгеләнгән категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәүне, торак төзелеше күләмен арттыруны контрольдә тоту.

Утырышларда түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Электр белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны озак срокка җайга салуга этаплап күчү турында федераль законнар таләпләрен гамәлгә ашыру турында», «Республикада торак программаларын гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары», «Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыкта энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар турында», «Күчемсез мөлкәтнең дәүләт кадастр исәбен камилләштерү һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында», «Татарстан Республикасының Энергия саклау технологияләре үзәге эше турында, шул исәптән, үзәк гамәлгә ашыра торган проектларның нәтиҗәлелеге, энергия белән тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы норматив хокукый базасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр хакында», «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә лицензияле тикшереп торуның нәтиҗәләре һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында», «Татарстан Республикасында халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында (Казан шәһәре мисалында)». Шулай ук кертемнәре булган һәм өлешләр төзүдә катнашкан затларның хокукларын яклау, торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү, тариф сәясәте, республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программаларын гамәлгә ашыру, энергияне сак тоту өлкәсендә Татарстан Республикасының норматив хокукый базасын камилләштерү, торак төзелешенә бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча комиссия тарафыннан хисап чорында 13 утырыш, шул исәптән 7 күчмә утырыш үткәрелде, 19 мәсьәлә каралды. Комиссия бурычларына Татарстан Республикасында медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын, сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү, авыруларны профилактикалауны камилләштерү, республика халкының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру керә.

Утырышларда «Татарстан Республикасында өлкән яшьтәге халыкка диспансеризация оештыру һәм үткәрү турында», «Татарстан Республикасында «кардиохирургия», «онкология», «трансплантология» профильләре буенча махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен үстерү турында», «Татарстан Республикасында түләүсез паллиатив медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өлешендә законнарны гамәлгә ашыру турында», «Татарстан Республикасында медицина реабилитациясе системасын үстерү турында», «Татарстан Республикасында амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүне оештыру турында», «Балаларның сәламәтлек саклауга хокукларын яклау максатларында гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны имин һәм сыйфатлы туклану белән тәэмин итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру турында», «Медицина иминияте оешмалары тарафыннан иминләштерелгән затларның хокукларын яклау өлешендә мәҗбүри медицина иминияте турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында», «Татарстан Республикасында геронтология хезмәте һәм гериатрия ярдәме торышы һәм үсеше турында», «Йогышлы авырулары булган балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында» һәм башка мәсьәләләр каралды.

«2013 − 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе 20 утырыш, шул исәптән 3 күчмә утырыш үткәрде, 25 мәсьәлә каралды. Комиссия эшендә авыл халкының матди хәлен һәм тормыш сыйфатын күтәрү, авыл инфраструктурасын модернизацияләү, республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген һәм конкуренциягә сәләтле булуын арттыру өстенлекле бурыч булып тора.

Программаны гамәлгә ашыруны тикшереп тору максатларында комиссия утырышларында «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика программасын үтәү нәтиҗәләре каралды. Шулай ук «2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен импортны алмаштыру һәм авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерү өлешендә гамәлгә ашыру турында», «Татарстан Республикасында ат үрчетүнең торышы һәм үсеш перспективалары турында», «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) аша электрон ветеринария сертификациясе системасын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру турында», «Сәүдә челтәрләрендә республика җитештерелгән товарлар булу өлешендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында», «Дәүләт интервенцияләрен куллану, республика азык-төлек фондын булдыру, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сәүдә биржалары һәм башка төрле рәвешләрдә экспортка, шул исәптән «Рацин» республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр үзәге, «Татагролизинг» һ.б. аша сату юлы белән бөртекне, шикәр чөгендерен, башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның икътисадый нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында» һәм башкалар.

Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе 2017 елның 16 февраленнән, төзелгән вакыттан, алып 6 утырыш үткәрде. Комиссия Татарстан Республикасы законнарына Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан мониторинг үткәрү буенча методик тәкъдимнәр эшләнде һәм расланды, алар нигезендә Татарстан Республикасының 182 Законы эчтәлегенә һәм хокук куллану практикасына мониторинг уздырылды.

«Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законының хокук куллану мониторингы нәтиҗәсендә аерым дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә эшне тиешле дәрәҗәдә оештырмау очраклары ачыкланды, шул исәптән: кергән мөрәҗәгатьләрне мәҗбүри теркәү тәртибен, аларны карау, шулай ук гражданнарны шәхси кабул итүне оештыру срокларын үтәмәү. Утырыш нәтиҗәләре буенча Комиссия тиешле тәкъдимнәр кабул итте, алар дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җибәрелде.

«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законы мониторингы кысаларында өстәмә норматив-хокукый җайга салуны таләп итә торган проблемалы мәсьәләләр ачыкланды һәм тиешле тәкъдимнәр бирелде, алар Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының закон проекты эшчәнлеге барышында исәпкә алынды.

Комиссия шулай ук «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» һәм «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» законнарга мониторинг үткәрде.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының парламентара багланышлары динамик рәвештә үсте. Федераль һәм төбәк парламентларыннан килгән коллегалары белән зур уртак эш – Россия Закон чыгаручылар советы мәйданчыгында, чит ил партнерлары белән Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы структуралары һәм парламентара хезмәттәшлек турында килешүләр кысаларында башкарылды. Россия Федерациясенең 36 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында килешү, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2 килешү, чит ил партнерлары белән 10 килешү һәм беркетмә гамәлдә. Бишенче чакырылыш эшчәнлеге чорында Ямал-Ненец автономияле округының Закон чыгару Собраниесе, Кырым Республикасы Дәүләт Советы – Кырым Республикасы Парламенты, Кабарда-Балкар Республикасы Парламенты, Калининград өлкәсе Думасы, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе белән хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

2015 елда Дәүләт Советында Төркия Республикасы Бөек Милләт Мәҗлесе Рәисе Җәмил Чәчәк җитәкчелегендәге, Бөтенкытай Халык Вәкилләре Җыелышының Даими комитеты рәисе Чж. Дэцзян җитәкчелегендәге парламент делегацияләре, Төрекмәнстан парламент делегациясе булды. Кытайдан килгән коллегалар белән элемтәләр «Бердәм Россия» сәяси партиясенең V Россия-Кытай форумы һәм КПК мәйданчыкларында дәвам итте. Дәүләт Советы Рәисе инициативасы белән 2017 елда Казанда «Бердәм Россия» партиясе – «Кытай Коммунистлар партиясе» дип аталган Россия – Кытай эшлекле форумы һәм партияара сөйләшүләр оештырылды. 2018 елда Аньхой провинциясе Халык вәкилләре җыелышы делегациясе Татарстан Республикасына килеп китте. 2019 елда Словакия парламенты (Милли Совет) Рәисе Андрей Данко җитәкчелегендәге Словакия Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына килде.

Дәүләт Советында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең һәм Әрмәнстан Республикасы Милли Җыелышының Парламентара хезмәттәшлек комиссиясе утырышы, Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Собраниесенең Куркынычсызлык, оборона һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.

2017 елда Нью-Йорк штатының ике палаталы Закон чыгару Собраниесе (Легислатура) делегациясенең Татарстан Республикасына килде.

Дәүләт Советында берничә чит ил һәм төбәк җитәкчеләре, аларның югары вәкилләре булды, шул исәптән Португалия Республикасы Парламенты Рәисе Эдуарду Ферру Родригеш; Кыргызстан Республикасы Жогорку Кенеша вице-спикеры Данияр Толонов; Төркмәнстан Милли Мәҗлесенең законнар чыгару һәм нормалар буенча комитеты рәисе Сердар Бердымухамедов; Рига мэры – Рига Думасы Рәисе Нил Ушаков.

Казанда аккредитацияләнгән барлык дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре, шулай ук Казахстан Республикасы, Бельгия Корольлеге, Иран Ислам Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Төркия Республикасы, ОБСЕ, Конго Демократик Республикасы, Индонезия Республикасы, Молдова Республикасы дипломатлары, Европа Советы вәкилләре белән очрашулар һәм фикер алышулар булды.

Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән үзара хезмәттәшлек кысаларында Дәүләт Советында Алтай Республикасы Дәүләт Собраниесе – Эл Корылтае, Кабарда-Балкар Республикасы Парламенты, Кырым Республикасы Дәүләт Советы, Мәскәү шәһәр Думасы, Камчатка крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләре закон чыгару собраниеләре һ. б. делегацияләр кабул ителде.

Дәүләт Советы Идел буе федераль округындагы Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре ассоциациясе эшендә актив катнашты (алга таба − Ассоциация). 2015 – 2017 елларда Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин Ассоциациянең координаторы булды. Ассоциациянең 56 нчы утырышы 2019 елда Иннополис шәһәрендә узды. Идел буе парламентарийлары Татарстанда инновацион эшчәнлек һәм цифрлы технологияләр кертү тәҗрибәсе, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, кече һәм урта бизнесны законнар белән җайга салу һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясендә эше дәвам итте. Комиссия рәисе буларак, Ф.Х. Мөхәммәтшин Россия Федерациясе парламент делегациясе составында Малайзиядә һәм Сингапурда булды, Федерация Советының һәм Япония парламенты Япония-Россия дискуссия клубының Россия-Япония парламентара һәм төбәкара хезмәттәшлегенә ярдәм итү буенча Консультатив совет утырышында катнашты.

2017 елда Дәүләт Советы Рәисенә күпьеллык хезмәте һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы эшенә зур өлеш керткәне өчен Конгрессның мактаулы әгъзасы исеме бирелде һәм Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы медале тапшырылды.

Дәүләт Советы республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары белән актив хезмәттәшлек итте, вәкиллекле органнар утырышларын, территориаль һәм республика чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә булышты. Дәүләт Советы депутатлары даими рәвештә гражданнар җыеннарында, хезмәт коллективлары җыелышларында, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнары утырышларында катнашты. Республика башкарма хакимияте органнары һәм оешмалары адресына әйтелгән тәкъдимнәр гомумиләштерелде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәрелде.

Бишенче чакырылыш барышында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнары тарафыннан 2 249 утырыш уздырылды, аларда 14 829 мәсьәлә каралды.

Үткәрелгән аналитик эш күрсәткәнчә, муниципаль берәмлекләрдә халыкны социаль яклау, сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү, халыкны эш белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, территорияләрне төзекләндерү һәм юлларны ремонтлау мәсьәләләре буенча эшләү активлашты. Барлык муниципаль районнарда максатчан программалар расланды.

Авыл җирлекләрендә депутатлык эшчәнлеге актив алып барылды. Авыл җирлекләре советлары утырышлары, авыл җирлекләре уставларында язылган дәвамлылыкны үтәп, кирәк булган саен чакырылды. Утырышлар предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлекнең һәм муниципаль районның актив халкы катнашында үткәрелде. Бишенче чакырылыш дәвамында республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан 65 000 артык утырыш уздырылды, аларда 145 000 якын мәсьәлә каралды.

Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты белән берлектә җирле үзидарә органнары депутатлары өчен «Депутат корпусы» белем бирү модульләрен үткәрде.

2017 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулды. Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында бу датага багышланган ачык лекцияләр оештырылды һәм үткәрелде. Дәүләт Советы тарафыннан лекцияләр өчен материаллар әзерләнде, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә депутатлар лекторлар төркеме эшендә актив катнаштылар.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы алдыннан Дәүләт Советында республика закон чыгару органнары тарихын һәм парламент лидерлары биографияләрен өйрәнү буенча зур эш башкарылды. Аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында моңа кадәр билгесез булган фактлар ачыкланды, алар күмелгән урыннар табылды, төзекләндерелде һәм тәртиптә тотыла.

Хисап чорында Дәүләт Советына 99 470 документ кергән һәм 63 656 документ җибәрелгән, шуларның 30 030 − «Электрон парламент» системасы аша.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнардан, иҗтимагый һәм юридик оешмалардан килгән барлыгы 62 284 мөрәҗәгать һәм шикаять каралды, шул исәптән 22 700 мөрәҗәгать турыдан-туры Дәүләт Советына килде.

Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең тематик классификациясе түбәндәгечә: дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге – 15%; төзелеш, архитектура мәсьәләләре – 12,4%; коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре – 11,6%; мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре – 10,3%; хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау мәсьәләләре – 10%; транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре – 9,3%; икътисад, сәнәгать мәсьәләләре – 9,7%; сәламәтлек саклау мәсьәләләре – 6,7%; экология һәм табигый ресурслар мәсьәләләре – 6%; законлылык тәэмин итү һәм хокук тәртибен саклау мәсьәләләре – 5,2%; авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәсьәләләре – 4%; башка мәсьәләләр – 0,5%.

Идарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Дәүләт Советы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләре турындагы законнарның үтәлешен парламент тарафыннан тикшереп тору буенча планлы эш башкарылды. Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин инициативасы буенча республика Прокуратурасы белән берлектә ел саен башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы законнар нигезләмәләренең үтәлеше тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә хокук бозулар ачыкланды, уннарча законсыз хокукый актка протест белдерелде, вазыйфаи затлар дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылды.

Халык тарафыннан сайланган затларның инициативасы һәм катгыйлыгы белән Казан шәһәренең Совет районында 4 яңа мәктәп ачылды, Дәрвишләр торак массивында ябык йөзү бассейны, Нагорный бистәсендә күп функцияле мәдәни үзәк төзелде, Әгерҗе районының Күләгәш авылында һәм Алабуга районының Костенеево авылында мәктәпләр, Чүпрәле, Апас һәм Әлмәт районнары авылларына һәм бистәләренә керү юллары, башка бик күп объектлар төзелде. Сайлаучыларның мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре парламентарийларның торак пунктларны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә шәхси катнашуына сәбәп булды. Депутатлар игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында республика шәһәрләрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау, торгызу, төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә, «Безнең ишегалды» территорияләрен төзекләндерү проектын тормышка ашыруда һ.б. катнашты.

Парламентарийлар төрле социаль һәм хәйрия проектларында катнашуга аерым игътибар бирде. Депутатлар «Безнең кадерле ветеран», «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Матбугатка язылу бүләк ит» һәм башка социаль-гуманитар проектларның инициаторлары булды. Депутатлар чакырылыш дәвамында инвалидларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балалар йортларына һәм башка мохтаҗларга хәйрия ярдәме күрсәттеләр, шул исәптән Россиянең һәм чит илләрнең төрле клиникаларында балаларны дәвалау һәм реабилитацияләүне оештырдылар һәм финансладылар, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның попечительләр һәм күзәтчелек советларында эшләделәр. Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен оештыру традициягә әйләнде, аның максаты − авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен үтәү.

Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы (алга таба – палата) 14 утырыш үткәрде, аларда 173 мәсьәлә каралды. Палатаның эшчәнлеге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә яшьләр парламентаризмының бердәм системасын формалаштыруга һәм яшь парламентарийларның норма чыгару эшен киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары каршында 44 муниципаль Яшьләр парламенты формалашты. Киңәшмә һәм консультатив органнар составына 1123 кеше керде, алар арасында яшь муниципаль депутатлар, җирле балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, мәктәп һәм студентлар үзидарәсе органнары җитәкчеләре, эшләүче яшьләр вәкилләре дә бар иде.

Палата әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасының 6 закон проекты һәм яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү, салым һәм сайлау законнары өлкәсендә 7 федераль закон проекты эшләнде. Яшь белгечләрнең статусын билгеләү һәм алга таба аларга социаль ярдәм чараларын эшләү максаты белән «Татарстан Республикасында яшь белгеч турында» закон проекты эшләнде. Татарстан Республикасында 2021 елга кадәр экологик хәрәкәтне үстерү һәм белем бирү концепциясе, Татарстан Республикасында яшь гражданнарга хокукый белем бирү концепциясе, Татарстан Республикасы яшьләрне эш белән тәэмин итү үзәге концепциясе эшләнде.

Яңа социаль, иҗтимагый-сәяси проектлар: парламент дебатлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты, ел саен 25 меңнән артык кеше катнашында, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм Ватан тарихы буенча Бөтенроссия тестлары, Татарстан Республикасы яшь гражданнарын бердәм кабул итү көннәре, Төп Диалог, «Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел – үз-үзеңне тикшер!» онлайн тест, Яшьләрнең коррупциягә каршы республика форумы һәм Татарстан Республикасының яшь закон чыгаручылар форумы.

Парламент эшчәнлеге һәркем өчен ачык. Дәүләт Советы утырышлары «Болгар» радиосында һәм «Интернет» челтәрендә парламентның рәсми сайтында турыдан-туры трансляцияләнә. Дәүләт Советының һәр утырышыннан соң «Татарстан» радиосында ике сәгатьлек радиохисап чыга. Дәүләт телләрендә Дәүләт Советының рәсми сайты www.gossov.tatarstan.ru, рус, татар һәм инглиз телләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшинның персональ сайты www.speaker.tatarstan.ru.эшли. Ел саен интернет-сайтның яңалыклар тасмасында 600 гә якын мәгълүмати хәбәр урнаштырыла.

Бишенче чакырылышта парламентта ел саен республика һәм Россия массакүләм мәгълүмат чараларының 100 вәкиле даими аккредитация алды. Хисап чорында Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы комитетлары рәисләре, парламент фракцияләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында 107 матбугат конференциясе үткәрелде. Хисап чорында Дәүләт Советы Аппараты Матбугат хезмәте тарафыннан Дәүләт Советы эшчәнлеген яктырту өчен 900 дән артык, шул исәптән 133 е – республика шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук Волгоград, Пенза, Оренбург, Саратов, Ульяновск, Владимир, Чиләбе, Саранск, Санкт – Петербург, Чебоксар, Ижевск, Самара, Йошкар-Ола, Киров, Томск, Нальчик, Салехард, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Страсбург шәһәрләрендә күчмә чаралар уздыру өчен журналист пулы оештырылды.

Массакүләм мәгълүмат чараларында кабул ителгән закон һәм Дәүләт Советы карарлары текстлары, парламентның һәм аның Президиумының рәсми белдерүләре басылып чыкты. Республика халкын хокукый яктан агарту һәм Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштыру максатларында ай саен «Парламент хәбәрләре» мәгълүмат бюллетене чыгарыла.

Парламент эшчәнлеге, шул исәптән даими комитетлар эше дүрт телеканалда («Яңа гасыр», «Татарстан», «Эфир», «Татарстан − 24») даими яктыртылды. «Яңа Гасыр» ТРК иҗат төркеме атна саен «Закон. Парламент. Общество» һәм «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруларын әзерләде. «Татарстан» телеканалында атна саен «Парламент хәбәрләре» тапшыруы, «Депутатский канал» радио − программасы рус һәм татар телләрендә дөнья күрде. Бишенче чакырылышның яңалыгы – «Депутат трибунасы» тапшыруы булды, анда депутатлар алып баручы буларак чыгыш ясады, ә анда катнашу өчен иҗтимагый оешмалар вәкилләре, экспертлар җәмәгатьчелеге, ММЧ вәкилләре чакырылды.

Дәүләт Советының рәсми аккаунтлары Фейсбукта һәм Инстаграмда эшли, Дәүләт Советы Рәисенең Инстаграмда аккаунты бар. Әлеге социаль челтәрләрдәге мәгълүмат бишенче чакырылыш дәвамында даими рәвештә яңартылып торды.

Ел саен республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы депутатлары, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары катнашында «Парламент дәресе» үткәрелде, аның барышында укучыларга дәүләт хакимиятен оештыру принциплары, сайлаулар үткәрү, закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләделәр. Дәрес күтәрелгән төп темалар: «Монда законнар языла. Дәүләт Советының 20 еллыгына», « Без – бергә» (Россия, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре берләшүгә багышланган), «Граждан. Җәмгыять. Дәүләт», «Татарстан – 2030: минем республика киләчәгенә керткән өлешем», «Татарстан Республикасы Конституциясе: 25 еллык тарих», «Парламент, җәмгыять һәм мин».

Дәүләт хакимиятенең иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы эшчәнлеге белән танышу максатыннан, республика парламентында Россия Федерациясе субъектлары һәм чит дәүләтләр делегацияләре составында 12 меңнән артык граждан, шулай ук дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар, республика югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары булды.

Ел саен Парламентта Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы узды. Биш ел эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин 158 яшь татарстанлыга − уку алдынгыларына, төрле конкурсларда, олимпиадаларда һәм ярышларда җиңүчеләргә паспортлар тапшырды.

Даими нигездә депутатлар, депутатлар ярдәмчеләре һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен семинарлар узды. Хисап чорында Татарстан Республикасында гражданнарны һәркем өчен мөмкин булган һәм уңайлы торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру, Дәүләт Советында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, шулай ук җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек механизмнары, хәзерге шартларда Татарстан Республикасы икътисадын үстерү перспективалары, күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау, инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, пенсия белән тәэмин итү, Татарстан Республикасында гражданнарның төрле категорияләренә социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар, Татарстан Республикасында гражданнарның медицина ярдәме алуга хокукларын гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе гражданлыгын алу, миграция исәбенә алу һәм контроль, вакытлыча яшәп торуга рөхсәт алу, Россия Федерациясе гражданлыгы булмаган затларга яшәү рәвеше рәсмиләштерү һәм медицина ярдәме күрсәтү, башка хокукый һәм оештыру мәсьәләләре каралды. Россия Дәүләт Думасында вәкиллектән алып XX гасырның 90 нчы елларында парламентаризм үсешенә кадәр Татарстан парламентаризмы тарихы буенча лекцияләр циклы булды.

Дәүләт Советының Парламент үзәге модернизацияләнде: телевидение комплексы, утырышларны тәэмин итү системасы һәм Дәүләт Советының зур утырышлар залы тулысынча яңартылды. Рәсми сайтны модернизацияләү буенча эш алып барыла, аның яңартылган версиясе алтынчы чакырылыш парламенты эшли башлауга тәкъдим ителәчәк. 

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе электрон эшчәнлеккә күчүгә бәйле рәвештә, Дәүләт Советы тарафыннан закон чыгару инициативасы буларак әзерләнгән федераль законнар проектлары һәм Дәүләт Советының закон чыгару инициативалары экспертларның алдан бәяләве өчен («башлангыч укылыш») электрон рәвештә «Законнар чыгару» дәүләт мәгълүмат системасына җибәрелде.

Дәүләт Советы аппараты эше Дәүләт Советы, аның органнары һәм депутат берләшмәләре эшчәнлеген сыйфатлы һәм нәтиҗәле хокукый, оештыру, документлар белән, мәгълүмати, матди-техник һәм социаль-көнкүреш ягыннан тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде һәм Дәүләт Советы Регламенты, Дәүләт Советы Аппараты турында Нигезләмә һәм Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты нигезендә гамәлгә ашырылды.

2019 елның 8 сентябрендә Татарстанда чираттагы парламент сайлаулары узачак, аның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советының алтынчы чакырылышы формалашачак. Яңа депутатлар корпусына иң яхшы парламент традицияләрен дәвам итү, инновацияләр юлыннан бару, республика алдында торган яңа мәсьәләләрне уңышлы хәл итү бурычы тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International