Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы

Утырышның көн тәртибе проекты

  1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

  2. 2025 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

  3. Татарстан Республикасы территориясендә яшьләрнең хәле һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

  4. «2025 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» 179-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

  5. «2025 елгы Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында» 178-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

  6. «Татарстан Республикасы Арча районы Сарай-Чокырча тимер юл разъездын бетерү турында һәм «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 175-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  7. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 180-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

  8. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 176-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  9. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм  күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 183-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  10. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 19 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 182-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I  укылыш).

  11. «Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 181-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  12. «Ватанны саклаганда һәлак булганнар турында истәлекне мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен Татарстан Республикасында җайга салу хакында» 177-7 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

  13. Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторлары вазыйфасына билгеләп кую турында.

  14. «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1206559-8 номерлы федераль закон проекты турында (орфан авырулардан интегүче пациентларны федераль бюджет акчалары исәбеннән дару препаратлары һәм махсуслаштырылган дәвалау-туклану продуктлары белән тәэмин итүне оештыру өлешендә).

  15. «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 58 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1205305-8 номерлы федераль закон проекты турында (муниципаль берәмлек территориясен гражданнарның мөстәкыйль яшелләндерүе өлешендә).

  16. «Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренең 5 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1201396-8 номерлы федераль закон проекты турында (башкарылган нотариаль гамәлләр турында белешмәләр бирелә торган субъектларны төгәлләштерү өлешендә).

  17. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 71 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

  18. «Ау турында һәм аучылык ресурсларын саклап калу турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Бурятия Республикасы Халык Хуралының закон чыгару инициативасы хакында.

  19. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законның 69 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Брянск өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

  20. Төрлесеннән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International