|
|
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының 2020 елның 9 июлендәге 483-VI ДС номерлы карары белән расланды |
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Рәхмәт хаты турында нигезләмә
(2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы, 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып)
1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (алга таба – Рәхмәт хаты) гражданның яисә оешманың нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының дәүләт корылышына, социаль, икътисадый, мәдәни үсешенә, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуга, Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауга, җирле үзидарәне һәм халыкара багланышларны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, милли иминлек һәм җәмәгать иминлеге өлкәсендәге, хокук тәртибен ныгытудагы уңышлары, актив хәйрия эшчәнлеге, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы башка уңышлары (казанышлары) өчен бүләкләү рәвешләренең берсе булып тора. (1 пункт 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
2. Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнә:
Россия Федерациясе гражданнары һәм чит ил гражданнары (алга таба – гражданнар);
гавами хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, иҗади коллективлар, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген кимендә биш ел гамәлгә ашыручы бүтән оешмалар коллективлары һәм аларның структур бүлекләре (алга таба шулай ук – оешмалар). (2 пункт 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
3. Рәхмәт хаты белән бүләкләү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе (алга таба – күрсәтмә) нигезендә башкарыла.
4. Рәхмәт хаты әлеге Нигезләмәгә кушымта нигезендә махсус бланкта рәсмиләштерелә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе (алга таба – Дәүләт Советы Рәисе) тарафыннан имзалана.
5. Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында күрсәтмә һәм Рәхмәт хатының тексты ике дәүләт теленең берсендә рәсмиләштерелә.
6. Бер оешманың берничә хезмәткәрен Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында үтенечнамә (алга таба шулай ук – үтенечнамә) кергән очракта, бер күрсәтмә рәсмиләштерү рөхсәт ителә.
7. Дәүләт Советы Рәисенә үтенечнамә белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (депутатлары), Татарстан Республикасы дәүләт органы, федераль дәүләт хакимияте органының территориаль органы, Татарстан Республикасының муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы, оешма (дәүләт учреждениеләреннән һәм муниципаль учреждениеләрдән, унитар предприятиеләрдән тыш), индивидуаль эшкуар (алга таба – бүләкләү инициаторы) мөрәҗәгать итәргә хокуклы. (беренче абзац 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы, 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары редакциясендә)
Гамәлгә куючысы функцияләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты тарафыннан башкарыла торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләреннән тыш, Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре, Татарстан Республикасы дәүләт унитар предприятиеләре үтенечнамә белән гамәлгә куючы вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары аша йә, гамәлгә куючы вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы белән килештереп, территориясендә шушы учреждение яисә предприятие урнашкан Татарстан Республикасы муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы аша мөрәҗәгать итәләр. Гамәлгә куючысы функцияләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты тарафыннан башкарыла торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре үтенечнамә белән мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә хокуклы. (икенче абзац 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
Муниципаль учреждениеләр, муниципаль унитар предприятиеләр үтенечнамә белән Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районы (шәһәр округы) башлыгы аша мөрәҗәгать итәләр. Муниципаль вазыйфаны яисә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче затны, шулай ук җирле үзидарә органын Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында үтенечнамә керткәндә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе белән килештерү таләп ителә. (өченче абзац 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
8. Үтенечнамә электрон рәвештә Татарстан Республикасының электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы (алга таба – Система) аша кертелә. Әгәр бүләкләү инициаторлары Системага тоташтырылмаган булса, үтенечнамә һәм аңа материаллар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кәгазьдә дә кертелергә мөмкин.
9. Үтенечнамә текстында Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителә торган гражданның фамилиясе, исеме, шулай ук атасының исеме (булганда), оешманың исеме, шулай ук Рәхмәт хаты белән бүләкләү өчен нигезләр күрсәтелә. (9 пункт 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
10. Гражданны бүләкләү турындагы үтенечнамәгә гариза кәгазе һәм персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык кәгазе кушып бирелә.
Оешманы бүләкләү турындагы үтенечнамәгә гариза кәгазе һәм аның эшчәнлеген күрсәтә торган документлар кушып бирелә.
Гражданнарны һәм оешмаларны бүләкләүгә гариза кәгазьләре, персональ белешмәләрне эшкәртүгә ризалык кәгазьләре формалары, шулай ук оешманың эшчәнлеген күрсәтә һәм бүләкләү турындагы үтенечнамәгә кушып бирелә торган документлар исемлеге Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән раслана.
Үтенечнамәгә гражданның яисә оешманың Татарстан Республикасы алдындагы уңышларын (казанышларын) раслый торган башка документлар да кушып бирелергә мөмкин.
11. Гариза кәгазен тутырганда нинди дә булса кыскартмалар, аббревиатуралар, төгәлсезлекләр һәм төзәтүләр рөхсәт ителми.
12. Гариза кәгазендә һәм үтенечнамәгә кушып бирелә торган документларда күрсәтелгән белешмәләрнең дөреслеге өчен бүләкләү инициаторы җаваплы була.
13. Үтенечнамәне карау һәм Рәхмәт хатын әзерләү үтенечнамә кергән көннән алып 30 көннән дә күбрәк булмаган вакытта башкарыла.
14. Дәүләт Советы Рәисе йөкләмәсе буенча үтенечнамәне карау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы мәсьәләләрне карау комиссиясе (алга таба – Комиссия) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Комиссия турындагы нигезләмә һәм аның составы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән раслана.
15. Комиссия гражданны Рәхмәт хаты белән бүләкләү турындагы үтенечнамәне әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында каралган нигезләрне, оешмадагы (индивидуаль эшкуардагы) эш (эшчәнлек) стажын, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының һәм (яисә) Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарының бүләкләүләре һәм (яисә) бүләкләре, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе Мактау грамотасы булуны исәпкә алып карый.
Шул ук вакытта үтенечнамә тиешле бүләкләүдән соң кимендә бер елдан соң кертелә.
Үтенечнамәне караганда Комиссия бүләкләүгә тәкъдим ителгән граждан йә оешма турында өстәмә мәгълүмат соратып алырга хокуклы. (15 пункт 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы, 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары редакциясендә)
16. Үтенечнамәне карау нәтиҗәләре буенча Комиссия Дәүләт Советы Рәисенә Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында тәкъдим кертә йә үтенечнамәне кире кагу турында кабул ителгән карар хакында Дәүләт Советы Рәисенә хәбәр итә.
17. Үтенечнамә Комиссия тарафыннан түбәндәге очракларда кире кагыла:
1) Рәхмәт хаты белән бүләкләү өчен әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында каралган нигезләрнең булмавы;
2) үтенечнамәдәге һәм аңа кушып бирелгән документлардагы белешмәләрнең дөрес булмавы һәм (яки) тулы булмавы ачыклану;
3) Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән затның вафат булуы яисә оешманың бетүе;
4) Рәхмәт хаты белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән гражданга карата җинаять эше ачылу йә, җинаять эше башка затларга карата яисә җинаять билгеләре булган гамәлләр кылу факты буенча ачылган булса, аның гаепләнүче буларак җәлеп ителүе;
5) үтенечнамәнең әлеге Нигезләмәдә каралган тәртипне һәм шартларны бозып кертелүе.
Бүләкләү турында үтенечнамәнең юбилей даталарына гына бәйле булуы рөхсәт ителми.
18. Үтенечнамә кире кагылган очракта, Комиссия бу хакта инициаторга хәбәр итә һәм кертелгән үтенечнамәне һәм аңа кушып бирелгән документларны аңа кире кайтара.
19. Рәхмәт хаты бланкларын исәпкә алу һәм саклау Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Документлар белән тәэмин итү идарәсе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
20. Рәхмәт хаты аңа кул куелган көннән алып бер ай эчендә Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан йә аның йөкләмәсе буенча Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, башка вазыйфаи затлар тарафыннан тапшырыла. (20 пункт 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
21. 2021 елның 18 ноябрендәге 1191-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары нигезендә үз көчен югалткан дип танылган.
22. Рәхмәт хаты югалган очракта, дубликат бирелми.
23. Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында күрсәтмә «Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми басмасында басылып чыга. Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр исемлеге «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында урнаштырыла. (23 пункт 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары белән кертелде)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты турында нигезләмәгә кушымта
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Рәхмәт хаты тасвирламасы
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты вертикаль урнашкан А4 форматындагы (210 мм х 297 мм) калын кәгазь битеннән гыйбарәт.
Битнең алгы ягында периметр буенча кырыйдан 1,5 мм ераклыкта алтын белән басып төшерелгән 17 мм киңлектәге орнамент урнаштырылган. Өске якта уртада кырыйдан 30 мм ераклыкта Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләрендә ясалган тасма ясалган, аның үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтләнгән.
Үзәктән астарак Татарстан Республикасы Дәүләт гербыннан 12 мм ераклыкта бер юлга 9 мм биеклектәге алтын төстәге хәрефләр белән басылган «Рәхмәт хаты» сүзләре урнаштырылган.
Алга таба «Рәхмәт хаты» сүзләреннән 15 мм астарак ике юлга 3 мм биеклектәге алтын төстәге хәрефләр белән «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе» сүзләре бастырып язылган. Баш хәрефнең биеклеге – 5 мм.
Астарак 6 мм (баш хәреф), 4 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара төстәге хәрефләр белән бүләкләнүче затның фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм вазыйфасы яисә бүләкләнә торган оешманың исеме бастырып языла. (бишенче абзац 2025 елның 9 октябрендәге 117-VII ДСП номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карары редакциясендә)
Алга таба 10 мм астарак 5 мм (баш хәреф) һәм 3 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара төстәге хәрефләр белән бүләкләнүче казанышларының кыскача тасвирламасы бастырып языла.
Тексттан астарак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе имзасы куела.
Алга таба аста уртада түбәндәге реквизитлар бастырып языла: 3 мм (баш хәреф) һәм 2 мм (юл хәрефе) биеклектәге кара хәрефләр белән «Казан» сүзе, дата.
Рәхмәт хатының барлык язулары һәм тексты Татарстан Республикасының ике дәүләт теленең берсендә башкарыла.
Рәхмәт хаты багет кысага пыяла астына урнаштырыла.