Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Казан» агросәнәгать паркында булдылар. Марат Әхмәтов Россия парламенты түбән палатасы вице-спикерына республиканың авыл хуҗалыгы потенциалы турында сөйләде.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.