Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге гражданнарны кабул итә, Дәүләт Советы җитәкчеле тарафыннан гражданнарны кабул итүне оештыра, гражданнарның язма, телдән мөрәҗәгатьләре белән эш итә, аларны гомүмиләштерә, анализлый һәм алар буенча тәкъдимнәр әзерли, аларны карауны тикшереп тора, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән мәгълүмати-аналитик эш алып бара, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының Административ регламенты нигезендә һәм Аппаратның Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге турындагы нигезләмәгә таянып башка функцияләрне гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге