Дәүләт Советы матбугат хезмәте Дәүләт Советының массакүләм мәгълүмат чаралары (алга таба - ММЧ) белән хезмәттәшлеген гамәлгә ашыра, ММЧда Дәүләт Советы эшчәнлеген объектив һәм оператив яктыртуны тәэмин итә, журналистларны аккредитацияли, матбугат конференцияләре оештыра, Дәүләт Советында уза торган мөһим чаралар турында рәсми хәбәрләр әзерли, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайтында мәгълүмати материаллар урнаштыра, көн саен басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль медиа мониторингын үткәрә, Дәүләт Советының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларын алып бара, республика парламентының уңай имиджын формалаштыру максатыннан җәмәгатьчелек белән элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыра, Дәүләт Советы эшчәнлеге турында видео - һәм фотоконтент төзи, шулай ук Дәүләт Советы Аппаратының административ регламентына һәм Дәүләт Советының матбугат хезмәте турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә башка функцияләрне башкара.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Матбугат хезмәте