Дәүләт сатып алулары секторы

Дәүләт сатып алулары секторының йөкләнгән бурычлары нигезендә төп функцияләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Россия Федерациясе Конституциясенә, Россия Федерациясе граждан законнарына, Россия Федерациясе бюджет законнарына,  Россия Федерациясенең дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында норматив хокукый актларына, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасы законнарына, Татарстан Республикасы  норматив актларына һәм дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу, эшләр башкару һәм  хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча башка закон чыгару документларына таянып, «Дәүләт ихтыяҗларын һәм  муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы   Федераль Закон таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны гамәлгә ашыру.

2. Сатып алуларны планлаштыру вакытында функцияләр һәм вәкаләтләр башкару, моңа сатып алуларның планын һәм план-графигын эшләү, раслауга әзерләү, бердәм мәгълүмат системасында урнаштыру һәм аларга үзгәрешләр кертү дә керә.

3. Сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәрнамәләр, сатып алулар турында документлар, контрактлар проектларын,  сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәрнамәләргә, сатып алулар турында документларга үзгәрешләр әзерләү һәм аларны сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында урнаштыру.

4. Законнарда билгеләнгән срокларда дәүләт контрактларын  төзү,  дәүләт контрактларының үтәлеше һәм туктатылуы  турында мәгълүматны контрактлар реестрына кертү өчен  кирәкле функцияләрне гамәлгә ашыру.

Дәүләт сатып алулары секторы

Әхмәдиева Сирень Илдус кызы

Сектор мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-64-04
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International