Контроль һәм эш башкару бүлеге функцияләре:
1) Дәүләт Советында һәм Аппаратта эш башкаруның бердәм системасын тәэмин итү;
2) норматив актлар проектлары, эш башкару мәсьәләләре буенча методик материаллар әзерләү;
3) Дәүләт Советының беркетмә йөкләмәләрен, Дәүләт Советы депутатларының Дәүләт Советы утырышларында әйтелгән тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен әзерләү;
4) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларының, Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре йөкләмәләренең, шулай ук контрольдә булган башка документларның билгеләнгән срокта башкарылуын исәпкә алу һәм контрольдә тоту;
5) Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре эшчәнлеген бүлек функцияләре кысаларында тәэмин итү.
Контроль һәм эшләр башкару бүлеге