Беркетмә бүлеге

ШУЛАЙ УК КАРАГЫЗ

Беркетмә бүлеге функцияләре:

1) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы утырышлары беркетмәләрен һәм стенографиясен, Дәүләт Советы утырышларында тавыш бирү нәтиҗәләре беркетмәләрен, шулай ук парламент тыңлауларының стенографиясен алып бару;

2) Дәүләт Советы һәм аның Президиумы карарларын, Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәләрен (төп эшчәнлек буенча) теркәү һәм тиешле органнарга җибәрү;

3) Дәүләт Советының һәм аның Президиумының рәсми басылып чыгарга тиешле карарларын «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталары редакцияләренә, норматив хокукый актларны «Татарстан Республикасы законнар җыелмасы» журналы редакциясенә җибәрү;

4) Дәүләт Советының басма һәм полиграфик продукциясе өчен техник биремнәр, дизайн бизәлешләре эшләү һәм мондый продукция өчен оригинал-макетлар әзерләү;

5) Дәүләт Советында кулланыла торган герблы бланклар белән тәэмин итү, аларның исәбен алып бару һәм аларны куллануны тикшереп тору, мөһерләр һәм штамплар ясау өчен заказлар әзерләү, аларның исәбен алып бару;

6) «Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы» Дәүләт Советы рәсми басмасын чыгаруны оештыру;

7) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының архив эшен оештыру, Дәүләт Советының архив фондын туплау һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивына саклау срогы даими булган эшләрне тапшыру.

Беркетмә бүлеге

Никифорова Людмила Михайловна

Бүлек мөдире
Tелефон:
+7(843) 267-63-93
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International