Сөләйманов Рәис Әхтәм улы

Сөләйманов
Рәис Әхтәм улы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2019 елның 8 сентябре

Биография

  • 1969 елның 29 сентябрендә туган.
  • Белеме – югары, 1993 елда Казан дәүләт технология университетын (инженер химик-технолог), 2001 елда Казан финанс-икътисад институтын (менеджер) тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты.
  • «Агро-Инвест» Идарә компаниясе ҖЧҖ генераль директоры.
  • «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерүдәге һәм азык-төлек ягыннан бәйсезлеген тәэмин итүдәге уңышлар өчен» Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хаты (2003 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), «Татарстан Республикасының шикәр комплексында нәтиҗәле яхшы хезмәте өчен» Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хаты (2007 ел) белән бүләкләнгән.
  • Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2009 ел).
  • «Борынгы Болгар шәһәренең һәм Свияжск утрау-шәһәренең тарихи мирасын торгызу буенча Россия һәм Татарстан өчен мөһим проектка ярдәм күрсәткән өчен» Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хаты (2012 ел), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтовның Рәхмәт хаты (2014 ел) белән бүләкләнгән.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче (2014 – 2019) чакырылыш депутаты итеп сайланган.

Контактлар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International