Александр Тыгин: «Агломерацияләрне үстерүгә методологик алымнарны камилләштерергә кирәк»

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе, 18:12

 «Агломерацияләрне үстерүгә методологик алымнарны камилләштерергә кирәк»,  –  дип саный Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. Бу хакта ул узган атнада Екатеринбургта узган «Россия шәһәрләре» VII Гомумроссия форумы утырышында белдерде. Форум эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров катнашты.

Быел форумның тематикасы шәһәрләрне планлаштыруның актуаль мәсьәләләренә, икътисадның тотрыклылыгына, урыннарда глобаль чакыруларны исәпкә алуга, шулай ук Россия Федерациясе Президенты куйган стратегик бурычларны хәл итү мәсьәләләренә багышланды.

Форумда фикер алышу өчен төп тема шәһәр агломерацияләрен үстерү мәсьәләләре булды. Аларның эше агымдагы елның 26 сентябрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан расланган Методик тәкъдимнәр нигезендә төзелгән  социаль-икътисадый үсешнең озак сроклы планнары нигезендә эшләнә. Бу методиканы раслау шәһәр агломерацияләрен үстерү белән идарә итү институтларын формалаштыру юлында мөһим адым була. «Шул ук вакытта бер методика төбәкләрдә агломерацияләрне оештыру үзенчәлекләрендәге аермаларны колачлый алмый һәм, бигрәк тә, әлеге өлкәне көйләүдә бердәмлекне тәэмин итә алмый», – дип саный Александр Тыгин.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе, стратегик сессияләрнең берсендә чыгыш ясап, шәһәр агломерацияләре үсеше белән идарә итү институтларын формалаштыру кирәклеген билгеләп үтте. «Агломерация процессларын бердәм хокукый көйләүнең булмавы инде барлыкка килгән агломерацияләрне юридик яктан рәсмиләштерү һәм мондый территорияләр белән идарә итүдә вәкаләтләрне иҗтимагый хакимият органнары арасында аеру мәсьәләләрендә билгеле бер кыенлыклар тудыра, – дип ассызыклады Александр Тыгин. – Болар барысы да төбәкләрдә агломерацияләрне формалаштыру һәм эшләү критерийларын куллануның максималь вариативлыгын ныгытып, бу өлкәдә бердәм хокукый кыр булдыру кирәклеген күрсәтә».

Моннан тыш, профильле комитет башлыгы фикеренчә, төбәкләрдә агломерацияләрне үстерүгә методологик алымнарны камилләштерүгә территорияләрне үстерүнең мастер-планы төшенчәсен норматив билгеләү, агломерацияләрне делимитацияләү һәм классификацияләү, территориаль планлаштыруның бердәм документы нигезендә агломерацияләрне үстерү, шәхси һәм иҗтимагый характердагы капиталь объектларны төзү этапларын синхронлаштыру һ.б. мәсьәләләрне хәл итү ярдәм итә алыр иде.

Татарстан Дәүләт Советының профильле комитеты башлыгы тәкъдимнәре сессиядә катнашучылар тарафыннан игътибарга алынды. 

Быел «Россия шәһәрләре» форумында илнең 15 субъектыннан 90нан артык шәһәрләрдән  вәкилләр катнашты, барлыгы 3 меңнән артык кеше. Традицион рәвештә чарада РФ Федерация Советы, РФ ФС Дәүләт Думасы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, төбәк һәм муниципаль хакимият органнары, үсеш корпорацияләре, эксперт оешмалары, бизнес-берләшмә, шәһәрне планлаштыру өлкәсендәге экспертлар вәкилләре катнаша.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International