Мөхәммәтшина Рима Җәмил кызы

Мөхәммәтшина
Рима Җәмил кызы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы

7 нче Ибраһимов сайлау округы

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2022 елның 12 сентябре

Биография

  • 1971 елның 8 мартында ТАССРның Әлмәт районы Түбән Мактама эшчеләр поселогында туган.
  • Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Белгечлеге – бухгалтерлык исәбе һәм аудит, 1992 ел. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы буенча һөнәри яңадан әзерлек узган, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, 2006 ел.
  • IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайланган (2019 – 2022).
  • «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры
     

Бүләкләре, мактаулы исемнәре, ведомство һәм муниципаль мактау билгеләре:

  • «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме (2013 ел);
  • Казан шәһәре Мэры Мактау грамотасы (2016 ел);
  • «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел);
  • «Казан файдасына мактауга лаек хезмәт өчен» мактау билгесе (2021 ел).

Контактлар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International