Депутатлар округларда

2024 елның 27 апреле, шимбә, 17:10

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, "Җиңү диктанты"н яздылар, шәһәр өмәләрендә катнаштылар, шулай ук Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе коллективын станция оешуга 110 ел тулу белән котладылар.

27 апрельдә депутат Руслан Нигъмәтуллин Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданына Бөтенроссия өмәсендә һәм куаклар утыртуда катнашты. Ике йөзләп япон спиреясы шәһәрнең төп мәйданын бизәячәк.

26 апрельдә Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина, Ольга Воронова, Андрей Егоров, Рима Мөхәммәтшина Казан шәһәр Думасы утырышында катнаштылар. Казан шәһәре Думасы депутатлары 2024 елга республика башкаласы бюджетына үзгәрешләр керттеләр, шулай ук узган елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапны расладылар. 2023 елда керемнәр буенча бюджет күләме 43,8 млрд сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча – 44,9 млрд сум. Расланган план белән чагыштырганда бюджет 6 млрд сумга арткан. Шуларның салым һәм салым булмаган керемнәре 2 млрд 467 млн, кайтарылмый торган керемнәр  3 млрд 572 млн сум тәшкил итә. 2022 елның расланган планына үсеш 16% яки 5 млрд 245 млн сум тәшкил иткән.

26 апрельдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциясе узды. Быелгы биремнәр Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, совет гаскәрләренең СССР чикләреннән чыгуына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, шулай ук башка истәлекле даталарга багышланган иде. Республикада Җиңү диктантын 317 мәйданчыкта 18 меңнән артык кеше язган. Акциягә Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова, Руслан Нигъмәтуллин, Римма Ратникова, Людмила Рыбакова, Игорь Бикеев кушылды.

"Елдан елга Татарстанда мәйданчыклар һәм акциядә катнашучылар саны арта бара,  – дип сөйләде Римма Ратникова, – мәйданчыкларның күп өлеше мәгариф учреждениеләре базасында оештырылган. Тестлар китапханәләрдә һәм предприятиеләрдә үткәрелде". Майданчыклар шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары белән бәйле барлык истәлекле урыннарда оештырылган иде.

25 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районында гражданнарны кабул итте. Депутат шулай ук Яңа Элмәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды, мәктәп музее эше белән танышты. «Яңа Элмәле мәктәп музеенда предметларны исәпкә алуны һәм саклауны оештыру, экспозицияне яңарту буенча «Юл картасы» ның төп пунктлары билгеләнде", – дип белдерде Людмила Рыбакова.

24 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды. Халык белән очрашудан соң депутат хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү турындагы Федераль законнарның үтәлеше белән дә танышты.

23 апрельдә Казанда Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 110 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  фельдшерларны, табибларны, операторларны һәм шоферларны хөрмәтләделәр. Бүген республика ашыгыч ярдәм хезмәте үз эченә 3 станцияне (Казан, Чаллы, Әлмәт) һәм 41 ашыгыч медицина ярдәме бүлеген ала. 2023 елда республиканың ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан 1 млн 200 меңнән артык чакыру буенча барып ярдәм күрсәтелгән, шуларның  400 меңгә якыны Казан шәһәренең ашыгыч ярдәм бригадалары тарафыннан башкарылган. Юбилей нисбәтеннән уздырылган тантаналы чарада Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

23 апрельдә Әлки районында «Гаиләгә ярдәм» проекты кысаларында Дәүләт Советы депутатлары Александр Чубаров һәм Алсу Тарханова гражданнарны кабул иттеләр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе балага тиешле узган елдан бирле алмаган алимент түләү проблемаларын күтәрде. Александр Чубаров  мәсьәләне хәл итүдә максималь ярдәм итәчәген әйтте. Шулай ук депутатка махсус операциядә катнашкан кешегә сәламәтлек белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International