Егоров Иван Михайлович

Егоров
Иван Михайлович

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Биография

  • 1961 елның 21 гыйнварында туган.
  • Белеме – югары, Казан дәүләт педагогика институтын (1987 ел), Мәскәү коммерция академиясен (1994 ел), Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен (2008 ел) тәмамлаган.
  • Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре (2014 ел).
  •  
  • Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре.
  • Кызыл Йолдыз ордены (1981 ел), «Россия флотына 300 ел» медале (1996 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2009 ел), Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2009, 2018 еллар), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011 ел), «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2016 ел), Россия Федерациясе Президенты Мактау грамотасы (2019 ел), «Дуслык» ордены (2020 ел), «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2020 ел), Мактау ордены (2021 ел) белән бүләкләнгән, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты (2013 ел).
  • Россия Федерациясенең мактаулы төзүчесе (2021 ел).
  • Россия Федерациясенең мактаулы судно төзүчесе (2021 ел).
  • Дүртенче (2009 – 2014 еллар), бишенче (2014 – 2019 еллар) һәм алтынчы (2019 – 2024 еллар) чакырылышлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.
  • «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры.

Контактлар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International