Мөхәммәтшина Рима Җәмил кызы

Мөхәммәтшина
Рима Җәмил кызы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы

7 нче Ибраһимов сайлау округы

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Биография

  • 1971 елның 8 мартында туган.
  • Казан финанс-икътисад институтын (1992 ел), В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2006 ел) тәмамлаган.
  • Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2013 ел);
  • Казан шәһәренең «Девон кредит» акционер банкы» Рәхмәте (2014 ел), «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел); «Намуслы хезмәте һәм Казан шәһәрендә сәүдә өлкәсен үстерүгә өлеш керткән өчен» Казан шәһәре Мэры Мактау грамотасы (2016 ел), 2019 елда Казан шәһәрендә «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел), «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе (2021 ел), «Тренировка барышында гамәли чараларда актив катнашкан һәм аларны сыйфатлы үткәргән өчен» Казан шәһәре гражданнар оборонасы җитәкчесе Рәхмәте (2022 ел), «Намуслы хезмәте, югары профессиональлеге һәм гражданнар оборонасы буенча тренировкада уңышлы катнашканы өчен» Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау грамотасы (2022 ел), «Намуслы хезмәте, эштә югары профессиональлеге, актив үзара мөнәсәбәте һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен» Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хаты (2023 ел) белән бүләкләнгән.
  • IV чакырылыш Казан шәһәр Думасы депутаты итеп сайланган (2019 – 2022 еллар).
  • VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (2022 – 2024 еллар).
  • «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры.

Контактлар

Гражданнарны кабул итү адреслары

Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе

  • Көн: Һәр айның икенче чәршәмбесе

  • Вакыт: 15.00 алып 17.00 кадәр

  • Кабул итү урыны: Казан шәһәре, Четаев урамы, 50 нче йорт, 202 нче бүлмә, тел. +7(843) 523 12 71, электрон почта: n-s-еdinгоs@mail.ru, muhamedshinarj@poelidоvolen.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International