Сәлахов Мәгъсүм Хәлимулла улы

Сәлахов
Мәгъсүм Хәлимулла улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы

Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комиссиясе әгъзасы

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Биография

  • 1951 елның 13 июлендә туган.
  • Белеме – югары, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (1973 ел) тәмамлаган.
  • Физика-математика фәннәре докторы, профессор.
  • Россия Федерациясенең Атказанган фән эшлеклесе (2007 ел), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2003 ел), Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре.
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Дуслык ордены (2017 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены  (2021 ел), «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе (2004 ел) белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты.
  • Өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014 – 2019) һәм алтынчы (2019 – 2024) чакырылышлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Контактлар

Телефон:

Гражданнарны кабул итү адреслары

«ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең Нурлат җирле бүлеге

  • Көн: Айның беренче чәршәмбесе

  • Вакыт: 10.00 - 12.00

  • Кабул итү урыны: Нурлат шәһәре, Хамадеев урамы, 19 нчы йорт

«ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең Чирмешән җирле бүлеге

  • Көн: Һәр айның соңгы җомгасы

  • Вакыт: 10.00 - 12.00

  • Кабул итү урыны: Чирмешән авылы, Титов урамы, 7 нче йорт

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International