Хамаев Азат Кыям улы

Хамаев
Азат Кыям улы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе

Бердәм сайлау округы, "ЕДИНАЯ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге

«ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе тарафдары

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Эшчәнлек

Закон чыгару инициативалары

Биография

  • 1955 елның 30 декабрендә туган.
  • Белеме – югары, «Инженер-механик» белгечлеге буенча  Казан авиация институтын (1978 ел), В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының  юридик факультетын (2000 ел) тәмамлаган.
  • Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995 ел).
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы» (1997 ел), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел) медальләре,  II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2008 ел), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале  (2015 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2020 ел), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының мактаулы гражданы (2023 ел).
  • Икенче (1999 – 2004 еллар), өченче (2004 – 2009 еллар) һәм алтынчы (2019 – 2024 еллар) чакырылышлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  икенче чакырылыш  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты (1995 – 1999 еллар) итеп сайланган.

Контактлар

Телефон:

Гражданнарны кабул итү адреслары

«ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясенең Минзәлә җирле бүлеге

  • Көн: Айның соңгы пәнҗешәмбесе

  • Вакыт: 10.00 – 12.00

  • Кабул итү урыны: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 нче йорт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International