Созинов Алексей Станиславович

Созинов
Алексей Станиславович

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе

3нче Кремль сайлау округы

«Единая Россия» партиясе әгъзасы

Вәкаләтләр бирелү датасы: 2024 елның 8 сентябре

Эшчәнлек

Закон чыгару инициативалары

Биография

  • 1963 елның 31 декабрендә туган.
  • Белеме – югары, Казан дәүләт медицина институтын (1987 ел) тәмамлаган.
  • Медицина фәннәре докторы, профессор.
  • Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2013 ел).
  • Россия Федерациясенең Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2024 ел).
  • «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале (1986 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2011 ел), Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби берлекне ныгыткан өчен» медале (2011 ел), «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе (2013 ел), «Казанның иминлеге хакына башкарган хезмәте һәм эштәге батырлыгы өчен» аерым хөрмәт билгесе (2014 ел), Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Мактау грамотасы (2019 ел), Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «Россия Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 100 ел» истәлекле медале (2022 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале (2023 ел), «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе (2023 ел) белән бүләкләнгән.
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2012 ел).
  • Икенче чакырылыш Казан шәһәр Думасына депутат итеп сайланган.
  • Бишенче (2014 – 2019) һәм алтынчы (2019 – 2024 еллар) чакырылышлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган.

Контактлар

Гражданнарны кабул итү адреслары

«Единая Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасында региональ җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе

  • Көн:

  • Вакыт:

  • Кабул итү урыны: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт, тел. (843) 238-10-00

«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе Казан шәһәре Вахитов районының беренчел бүлекчәсе

  • Көн: айның өченче пәнҗешәмбесе

  • Вакыт: 15.00 – 16.00

  • Кабул итү урыны: Казан шәһәре, Жуковский урамы, 12 нче йорт. Телефоны: (843) 238-11-27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International