Татарстан һәм Тыва парламентлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2021 елның 26 июне, шимбә, 10:53

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Тыва Республикасы Югары Хуралы (парламенты) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаларны республика дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кан-оол Даваа куйдылар.

Килешү Татарстан белән Тыва арасында парламентара багланышлар үсешен актуальләштерергә, законнар чыгару, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә өлкәләрендә хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә закон чыгару инициативаларын керткәндә, төбәк парламентларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге өчен бердәм позиция булдыру зарур.

Бүген имзаланган документ исәп буенча икенче, парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү Татарстан Югары Советы тарафыннан 27 ел элек, 1994 елның 25 июнендә төзелгән иде.

"Безнең парламентларалдында  уртак бурычлар шактый, шул исәптән төбәк законнарын Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр белән туры китерү, бердәм хокукый кырны үстерү, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, килешүгә кул куюга комментарий биреп, - без бу юнәлештә килешеп эшлибез. Бүген без шулай ук милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү, төбәк парламентаризмы абруен күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Минемчә, барлык куелган бурычлар төбәкләр дәрәҗәсендә дә, бөтен ил дәрәҗәсендә дә хәл ителсен өчен безнең эш тагын да тыгызрак булачак".

Тыва Республикасы - Татарстанның күптәнге партнеры. Парламентара программадан тыш, 2016 елда республикада сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган иде.

"Тыва Республикасы өчен безнең парламентлар арасында тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим, - дип билгеләде Кан-оол Даваа, - парламентара килешү элегрәк имзаланган хөкүмәтара документны көчәйтә. Без Татарстан Дәүләт Советына, бай тарихы һәм югары квалификацияле депутат корпусы булган парламентка зур хөрмәт белән карыйбыз. Фәрит Хәйрулла улы - Россия парламентаризмының башында торган шәхес, аның фикеренә федераль дәрәҗәдә дә колак салалар. Бүген имзаланган килешү реаль эшләр белән ныгытылырдип ышанам".

Кан-оол Даваа Фәрит Мөхәммәтшинга Тыва Республикасы Югары Хуралының «Парламентаризм үсешендәге казанышлары өчен» юбилей медален тапшырды.

Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кан-оол Даваа "бермә-бер" форматында очрашты. Дәүләт Советында Югары Хурал Тыва парламент үзәген һәм парламентаризм музеен карады.

Бүген Кан-оол Даваа Аккош күлендә башкала Сабантуе мәйданчыкларының берсенә барачак һәм татар халык Сабан туен бәйрәм итүдә катнашачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International