СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
сентябрь, 2026 ел
Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Ренат Вәлиуллин һәм Шамил Яһудин катнашты.
25
сентябрь, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды, эшлекле очрашуларда катнашты.
25
сентябрь, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Фәрид Абдулганиевка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм значогы тапшырды.
24
сентябрь, 2026 ел
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең эшлекле иртәнге ашы булды, анда парламентарийлар Татарстанда һөнәри юнәлешнең бердәм моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларының сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең яңа Халык программасының төп юнәлешләрен һәм өстенлекләрен билгеләделәр. Эшлекле иртәнге аш Казан кооператив институтында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ