Чечен Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамланды

2023 елның 29 сентябре, җомга, 16:27

26-28 сентябрьдә узган Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре А.Шахбулатов исемендәге Чечен дәүләт филармониясендә сәнгать осталарының зур гала-концерты белән тәмамланды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнашты.

Грозныйның М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театрында аның рәсми ачылышы булды. Тантанада Чечня Республикасы Хөкүмәте Рәисе Муса Дадаев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын ирештерде.

 «Әле күптән түгел генә без Казанда Чечняның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең чыгышларын карап ләззәтләнгән идек, ә бүген Татарстан сәхнә осталары сезгә җавап визиты белән килде. Музыка, җыр, биюләр – һәр халыкның җаны, һәм без кадерле туганнарыбыз белән иң кадерле һәм изге әйберләр – рухи байлык, матур гореф-гадәтләр һәм йолалар белән бүлешәбез», - диелә ТР Рәисенең сәламләү хатында.

Аннары тамашачылар игътибарына Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театрының Әхмәт Фәйзинең «Акчарлаклар» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле тәкъдим ителде.

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре параллель рәвештә Урус-Мартанның У.Димаев исемендәге Мәдәният сараенда да ачылды. Биредә Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры чыгыш ясады.

Моннан тыш, Чечня Милли китапханәсендә ике республиканың халык сәнгать һөнәрчелеге дизайнерлары һәм осталары катнашында түгәрәк өстәл узды. Дагун Омаев исемендәге Тантаналар сараенда кинематографистлар очрашуы булды. Шулай ук Татарстанның «Мулла» һәм «Тарлан» фильмнары күрсәтелде.

Эш визиты кысаларында шулай ук Татарстан парламентарийларының Чечен Республикасы Парламенты Рәисе Магомед Даудов белән очрашуы булды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International