КПРФ фракциясе утырышында 2024 елга республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр

2023 елның 13 октябре, җомга, 15:40

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар "2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"закон проектын тикшерделәр. Фракция утырышы эшендә Дәүләт Советының профильле комитеты җитәкчеләре Леонид Якунин һәм Камил Нугаев, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты.

Утырышны ачып, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов парламентта 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты турында фикер алышу башлануын әйтте. Ул закон проектының югары социаль юнәлешле булуын билгеләп үтте һәм коммунистларның тәкъдимнәре фикер алышу барышында анда чагылыш табачагына ышаныч белдерде.

Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин бюджет законын әзерләүнең барышы турында сөйләде. Ул бу процесста финанс министрлыгы башкарган зур эшне билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин КПРФ фракциясе әгъзаларына 2024 елга Татарстан бюджеты проектының төп фаразлау тезисларын һәм финанс күрсәткечләрен тәкъдим иттеләр.

Закон проектын тикшерүдә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары Николай Атласов, Александр Комисаров, Мансур Гарифуллин, Фадбир Сафин, Альберт Ягудин, Бюджет, салымнар һәм фининслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты. Алар бюджет бүлекләренә игътибар иттеләр, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме, халыкка социаль-курорт хезмәте күрсәтү, эчке туризмны үстерү һәм башкалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International