Республика җәмәгатьчелеге Гелий Кобелев белән саубуллашты

2023 елның 15 октябре, якшәмбе, 16:30

Бүген Казанда танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, ТАССР Югары Советының XI һәм XII чакырылыш халык депутаты, I чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гелий Васильевич Кобелев белән хушлаштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм ветераннары катнашты. Чара “Курган” җирләү комплексында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Гелий Кобелевның гаиләсе, хезмәттәшләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Без Татарстанда озак еллар бергә эшләгән, танылган һәм абруйлы кешене соңгы юлга озатабыз, - диде парламент җитәкчесе, - ул, республиканың икътисадый эшчәнлеге яхшы гамәлгә ашырылсын өчен, Татарстан үсешенә күп көч керткән олуг шәхес».

Фәрит Мөхәммәтшин Гелий Кобелев белән бергә эшләве турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. "Гелий Васильевич энергияле һәм максатчан кеше иде, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - ул проблемага тирән чума, кешеләр сүзенә колак сала, үлчәнгән карарлар кабул итә, үз позициясен дәлилли һәм дипломатик яклый белә иде".

Матәм чарасында шулай ук Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары Леонид Якунин, Альберт Хәбибуллин һәм Марат Галиев катнашты.

Гелий Васильевич Кобелев 1935 елның 15 июнендә Алабуга шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген ул 1952 елда Казан авиация заводында башлый. 1961 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, комсомол һәм партия эшендә эшли. Гелий Кобелев бюджет законнары һәм социаль яклау өлкәсендә күп кенә закон проектларын чыгаруда башлап йөрүче, шулай ук "Алабуга" махсус икътисадый зонасын булдыру идеологларының берсе булды. Гелий Кобелевның казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International