Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышы комиссиясе әгъзалары КДЭУда булдылар

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе, 17:04

Казан дәүләт энергетика университетында гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары һәм проектлары белән Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе әгъзалары танышты. Комиссия рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелегендәге делегация әгъзалары мәгариф учреждениесендә булдылар, укытучылар һәм студентлар белән аралаштылар. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты.

Парламент Җыелышы делегациясе составына шулай ук Энергетика һәм транспорт буенча комиссия әгъзасы, Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Сәнәгать, ягулык-энергетика комплексы, транспорт һәм элемтә буенча вәкилләр палатасының даими комиссиясе рәисе Игорь Комаровский, Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышы секретариаты хезмәткәрләре Иван Михеенко һәм Ольга Иващенко керде.

Визит кысаларында парламентарийлар «Энергетикларга багышлана» мемориалына чәчәкләр салдылар, «Подстанция 110/10 кВ» уку полигонын, шулай ук «Атом һәм җылылык электр станцияләре» һәм «Электротехник комплекслар һәм системалар» кафедралары лабораторияләрен карадылар.

Дәүләт Советы депутаты, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов университет тарихы, аның үсеше һәм бүгенге казанышлары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, КДЭУның студентлар хезмәт отрядлары бөтен ил буенча энергетика объектларында эшлиләр һәм Татарстан масштабында гына түгел, бөтен ил буенча алдынгы позициядә торалар. 

Парламентарийлар, үз чиратында, Беларусь Республикасында бюджетта укып чыккан студентлар өчен югары уку йортыннан соң бүлү институты барлыгын билгеләп үттеләр. Алар КДЭУны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруның ничек башкарылуы белән кызыксындылар. Эдвард Габдуллазянов әйтүенчә, Россиядә мәҗбүри бүлү булмаса да, КДЭУны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру белән проблемалар юк. Югары уку йортында карьера һәм эшкә урнашу бүлеге эшли. Икенче курс студентлары предприятиеләрдә практика үтәләр, бу аларга реаль җитештерү шартларына яраклашырга, ә потенциаль эш бирүчеләргә киләчәк кадрларны сынап карарга мөмкинлек бирә. Эш максатчан укыту кысаларында да алып барыла.

Очрашу кысаларында шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты һәм Беларусь һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International