«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме утырышы узды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 10:10

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар агымдагы елның IV кварталында депутатлар төркеменең эш планы, шулай ук Дәүләт Советының киләсе кырык сигезенче утырышы көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышны  депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова парламентарийларны«Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән берлектә уздырылачак «түгәрәк өстәл» утырышы программасы белән таныштырды. Утырышта катнашучылар яшьләрне патриотик тәрбияләү, шулай ук тарихи хәтерне саклау һәм Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операция Геройлары истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга планлаштыралар.

Утырыш кысаларында депутатлар киләсе чорга республика бюджеты проектын, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен, шул исәптән авыл территорияләрендә дә тикшерделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International