КПРФ фракциясе утырыш үткәрде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 10:13

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар кырык сигезенче утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырышны ачып, фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проектын карау  2 ноябрьдә дәвам итәчәк.  "Бу вакытка безнең республика бюджетына тәкъдимнәрне әзерләргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Хафиз Миргалимов фракция әгъзаларына.

КПРФ фракциясенең закон чыгару эшчәнлеге буенча планнарын карап, депутатлар "сугыш чоры балалары турында"республика законы проектын әзерләү эшен дәвам итәргә карар кылдылар.  

Фракция утырышында түгәрәк өстәлләр үткәрү, шулай ук депутатларның һәм гомумән депутат берләшмәсенең хисапларын әзерләү турында фикерләр алмашынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International