«Бердәм Россия» фракциясе утырышында Халык программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 10:03

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

"Халык программасы - 2,5 миллионга якын ил гражданнарының тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре нигезендә формалаштырылган һәм тормышыбызның барлык өлкәләренә дә кагыла торган стратегик документ, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, закон текстларының татар һәм рус телләрендәге бертөрлелеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, - Халык программасына Россия Президенты Владимир Путин да үз тәкъдимнәрен кертте».

Римма Ратникова әйтүенчә, татарстанлылар Халык программасын эшләүдә актив катнашкан. Хәзерге вакытта программага конкрет объектлар буенча 6 меңгә якын тәкъдим кертелгән. "Халык программасы - илдәге үзгәрешләргә җавап бирә торган тере инструмент, соңгы вакытта инде 70 яңа нигезләмә һәм бүлек кертелде, һәм бүген сайлаучыларның үз тәкъдимнәрен онлайн рәвештә «Бердәм Россия» партиясе рәисенең җәмәгать кабул итү бүлмәсенә җибәрү мөмкинлеге бар, алар барысы да программа комиссиясе тарафыннан каралачак", - дип хәбәр итте коллегалары Римма Ратникова.

Быел Халык программасы паспорты кабул ителде, аның составына барлык бүлекләрдән 350 тәкъдим кертелгән, гамәлгә ашыру юллары ачыла һәм аларның төрле этапларда үтәлеше теркәлә. Документ Интернет челтәрендә ачык рәвештә урнаштырылган.

Халык программасы нигезендә ана капиталы һәм бала туганда субсидия түләүгә акча арттырылды, пенсияләрне, минималь хезмәт хакын, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү, инвалидларга түләүләрне арттыру, яшь галимнәргә, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга грантларны финанслауны тәэмин итү каралган.

Татарстанда халык программасы кысаларында йөзләгән социаль объектлар төзелде, реконструкцияләнде һәм модернизацияләнде. Гомумән алганда, федераль финанслау белән республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерү, гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау, авыл мәктәпләренең спорт залларын ремонтлау, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, амбулаторияләр төзү, авыл җирлегендә урнашкан почта элемтәсе бүлекчәләрен модернизацияләү, мәдәният йортларын һәм авыл мәдәният йортларын төзү һәм ремонтлау һ. б. өлкәләрдә программалар гамәлгә ашырылды.

Римма Ратникова газлаштырып бетерү программасына аерым тукталды. Татарстанда социаль газлаштыру программасы кысаларында 31 меңнән артык гариза бирелгән, 24 мең килешү төзелгән инде.

"Бердәм Россия" партиясенең халык программасы – үтәлешне контрольдә тотып булмаган  вәгъдәләр җыелмасы түгел, - дип ассызыклады Римма Ратникова, - бу конкрет йөкләмәләр, аларның һәрберсе контрольдә тора, үлчәнә торган күрсәткечләргә һәм индикаторларга ия. Бу бурычлар үтәлергә тиеш.

Депутат шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген партия Халык программасына өстәмә рәвештә яңа нигезләмаләр әзерли.  "Безгә барыбызга да бу эштә актив катнашырга кирәк", - дип мөрәҗәгать итте коллегаларына Римма Ратникова.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International