Парламент тыңлаулары: бюджет-2024 социаль юнәлешне саклый

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 17:22

Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бюджет буенча парламент тыңлаулары традицион рәвештә җәмәгатьчелек катнашында уза. Утырышның турыдан-туры трансляциясе Дәүләт Советының рәсми сайтында оештырылды.

"Алдагы өч еллык чор җиңел булмаячак", - дип ассызыклады профильле комитет башлыгы Леонид Якунин, парламент тыңлауларын ачып. Шулай да, төп өстенлек булып илкүләм үсеш максатларына ирешү, ягъни социаль йөкләмәләрне үтәү һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кала.

Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, 2023 елда Россия икътисадының тышкы һәм эчке шартлары кардиналь рәвештә үзгәрде. Системалы ярдәм чараларын гамәлгә ашыру илдә финанс һәм икътисади тотрыклылыкны саклауга ярдәм итте. Хәзер икътисадны яңа шартларга җайлаштыру бара һәм аның үсешен арттыру өчен төп басым импортны алмаштыруга, яңа кооперацион элемтәләр урнаштыруга, логистик чылбырларны үзгәртеп коруга, шулай ук яңа сату базарларын эзләүгә ясала. 

Традицион рәвештә республика бюджетын карау социаль-икътисади үсеш фаразы белән башлана. Республика бюджетын эшләгәндә социаль-икътисади үсешнең түбәндәге күрсәткечләре исәпкә алынды:

• тулаем төбәк продуктының үсеше 2024 елда 2,2 процент, 2025 елда 4,4 процент һәм 2026 елда 2,3 процент;

• сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 2024 елда 2,5 процент, 2025 елда 4,1 процент һәм 2026 елда 1,7 процент;

• 2024 елда реаль хезмәт хакы 2,4 процентка, 2025 елда 3,1 процентка һәм 2026 елда 1,8 процентка арта;

• куллану бәяләре индексы үсеше 2024 елда 4,5 процент, план чорында 4 процент.

Социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итеп, ТР Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның һәр тармагына аерым тукталды.

 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты Татарстан Президенты тарафыннан түбәндәге күләмдә кертелгән: керемнәр 383,9 млрд.сум, чыгымнар 383,9 млрд. сум. Бюджет дефицитсыз формалаштырылган. Гомумән алганда, 2024 елга консолидацияләнгән бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин ассызыклаганча, керемнәр формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының «база» варианты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре нигезендә башкарылган. Җирле бюджетларның керем күләме буенча фараз муниципаль берәмлекләр белән фикер каршылыкларысыз килештерелгән.

Татарстан Республикасы Финанс министры билгеләп үткәнчә, 2024 елда табышка салым керүнең фаразы 112,8 млрд.сум тәшкил итә. Физик затларның керемнәренә салымның консолидацияләнгән бюджетка 137,5 млрд.сум, республика бюджетына 96,4 млрд. сум күләмендә керүе фаразлана. Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар керү фаразы 43 млрд. сум тәшкил итә. 2024 елда оешмаларның милкенә салым 39,1 млрд.сум күләмендә фаразлана. Җир салымы, бәяләүләр буенча, 8,4 млрд.сум күләмендә керәчәк. 2024 елда физик затлар милкенә салым 2,7 млрд.сумга якын бәяләнә.

Консолидацияләнгән бюджетның салым булмаган керемнәре 22,4 млрд.сум күләмендә, республика бюджетына – 17,3 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2024 елда бюджет проектында федераль бюджеттан түләүсез керемнәр 51,7 млрд.сум күләмендә исәпкә алынган.

Чыгым өлешенә килгәндә, традицион рәвештә социаль чыгымнар күбрәк. 2024 елда мәгарифкә консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 138,8 млрд.сум, республика бюджеты чыгымнары 80,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, сәламәтлек саклауны тотуга һәм үстерүгә чыгымнарның гомуми күләме 108,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, шулардан республика бюджеты чаралары – 38,8 млрд. сум.

Консолидацияләнгән бюджет буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга чыгымнарның гомуми суммасы 60,3 млрд.сум күләмендә, республика бюджеты буенча – 60,1 млрд. сум күләмендә фаразлана. Бюджет проектында социаль пособиеләр һәм түләүләр индексациясе исәпкә алынган. 

«Илкүләм икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 2024 елда консолидацияләнгән бюджетта 104,7 млрд.сум, республика бюджетында 102,6 млрд. сум күләмендә планлаштырылган.

«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә консолидацияләнгән бюджет буенча 21,1 млрд.сум, республика бюджеты буенча 11,1 млрд. сум чыгымнар фаразлана.

Бюджет проекты парламентарийлар һәм чакырылган затлар арасында бәхәсләр тудырды. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, КПРФ фракциясе санкцияләр һәм махсус хәрби операция үткәрү шартларында формалаштырылган бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрен хуплый. Шул ук вакытта фракция башлыгы коллегаларының игътибарын бәяләр артуга юнәлтте һәм гражданнарның керемнәрен арттыру өчен көч куярга кирәклеген билгеләп үтте.

Хафиз Миргалимов шулай ук гражданнарның үзара салым мәсьәләләренә тукталды. Хәзерге вакытта җирле әһәмияттәге социаль проектларны (беренче чиратта төзекләндерүне) финанслауның мондый формасын, гражданнар тарафыннан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлгәндә, авыл халкы өчен генә саклап калырга тәкъдим ителә. "Шәһәрлеләр дә үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итмәскә тиеш, шуңа күрә инициативалы бюджетлаштыру программасын эшләргә тәкъдим итәбез", - диде Хафиз Миргалимов.

Депутат Таһир Һадиев авыл халкына һәм агробизнеска ярдәм итү мәсьәләләрен күтәрде.     

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, бюджет проектын тикшерүдә катнашып, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга кагылышлы социаль инициативалар белән чыгыш ясады. "Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең, бигрәк тә сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәт хакы мәсьәләләре беренче чиратта кала", - дип ассызыклады ул. Шуңа бәйле рәвештә Елена Кузьмичева ТР бюджетында хезмәт хакын индексацияләүгә акча карауны дәвам итүне тәкъдим итте.

Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Сергей Карпухин, Сәүдә-сәнәгать палатасы фикеренчә, бизнес үсешенә ярдәм итәрлек чаралар санап чыкты, аерым алганда, бизнеска бирелә торган микрозаймнар күләмен 10 млн.сумга кадәр арттырырга һәм кайбер салымнар буенча ставкаларны яңадан карап чыгарга тәкъдим итте.

"2024 елга республика бюджеты 84% социаль характерда, - дип ассызыклады Шамил Гафаров, фикер алышуга йомгак ясап, - биш ел элек республика бюджеты 280 млрд.сум булган, бүген 380 млрд. сум, нефть керемнәре 53% тәшкил иткән, бүген 30-35%. Ел саен без үсеш һәм үсеш өчен потенциал табабыз».

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр эшләнде, алар бюджет проекты өстендә алга таба эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча күпчелек парламент комитетларында каралган инде. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җыелма нәтиҗә әзерләячәк. Аннары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International