Чираттагы гуманитар йөк Татарстаннан ЛХРга китә

2023 елның 20 октябре, җомга, 16:19

Бүген Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясе эгидасы астында җыелган йөк җибәрелә. Республиканың төрле почмакларыннан ЛХРга  барлыгы 160 тонна авырлыктагы 8 фура китә.

Гуманитар ярдәм җыюда Баулы, Мамадыш, Сарман Теләче, Чирмешән, Алабуга һәм Чистай районнары, шулай ук «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге катнашты.
Ике фура Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы буенча «Нэфис» компанияләр төркеме тарафыннан җыелган. Лисичанск һәм Рубежноега бу шәһәрләр администрациясе соравы буенча көнкүреш химиясе китереләчәк. 

Шулай ук гуманитар ярдәмне формалаштыруда Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутатлар төркеме җитәкчесе Алсу Нәбиева да актив катнашты. "Йөкне «Бердәм Россия» эгидасы астында җыйдылар. Партиянең бик күп активистлары бу проектка кушылды, шул исәптән Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына аерым рәхмәт әйтәсем килә», - диде Алсу Нәбиева журналистлар белән аралашканда.

Ул шулай ук йөктә хәрбиләр өчен гражданнар тарафыннан җыелган шәхси посылкалар керүен сөйләде. Шулай ук сугышчыларга Татарстан балалары язган хатларны да алып китәчәкләр.
Бу юлы Лисичанскига Россия Федерациясенең атказанган тренеры, «Балалар спорты» партия проекты координаторы  Ольга Павлова инициативасы белән җыелган спорт инвентары китереләчәк.

Йөк составында шулай ук «Бердәм Россия» нең битараф булмаган активистлары «Солдатка җылылык бүләк ит» проекты кысаларында бәйләгән җылы оекбашлар җибәрелә.

Бу инде «Бердәм Россия»партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның 17 нче тапкыр җибәрүе.  "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан Татарстаннан ЛХРга 123 йөк машинасы җибәрелгән - бу 1887 тонна җыелган гуманитар ярдәм.

Бу сәфәрдә республикадан йөкне «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гөзәеров, Казан шәһәр думасы депутаты Марсель Шәрәпов, РФнең атказанган тренеры, «Балалар спорты» партия проекты координаторы Ольга Павлова һәм башкалар озата бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International