Республика җәмәгатьчелеге Разил Вәлиев белән хушлашты

2023 елның 21 октябре, шимбә, 13:22

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, 12 чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1-5 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе дауреаты Разил Вәлиевне соңгы юлга озату чарасы булды. Матәм тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты. Тантананы ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге, республика парламенты депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. "Түбән Кама районының Ташлык авылында күп балалы гаиләдә туып, сигез баланың иң олысы булганга, ул яшьтән үк хезмәт сөючәнлек һәм җаваплылык нигезләрен үзләштергән, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. - Мәктәп елларыннан ук әдәбият белән мавыга, шигырьләр һәм хикәяләр яза. Мәскәү Әдәбият институтын тәмамлаганнан соң үзенең хезмәт юлын «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь булып башлый. 1986 елдан 14 ел дәвамында ТР Милли китапханәсе директоры булып эшли, аның язмышы өчен бөтен җаны белән көрәшә. Күп яктан аның тырышлыгы белән республиканың төп китапханәсе 1990 еллар башында милли статус ала, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге булдырыла".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Разил Исмәгыйль улы республика парламенты депутаты буларак халыкка хезмәт итүне үз бурычы дип санаган. "Ватанга мәхәббәт, татар халкы язмышы өчен ихлас борчылу аның әдәби иҗатында гына түгел, закон чыгару эшчәнлегендә дә чагылыш тапты, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. - Разил Вәлиев республикабызда парламентаризм барлыкка килү башында торды, катлаулы елларда Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясе, Татарстанның дәүләт статусы турында референдум оештыру эшенә зур өлеш кертте. Озак еллар Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясен һәм комитетын җитәкләде. Аның турыдан-туры катнашында «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында», «Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен куллану турында», «Мәгариф турында», «Мәдәният турында», «Фән һәм фәнни эшчәнлек турында», «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында», «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» һәм башка законнар эшләнде һәм кабул ителде.

Парламент рәисе шулай ук Разил Вәлиев белән шәхси мөнәсәбәтләре турында истәлекләре белән уртаклашты, аның дустанәлеген, ярдәмгә килергә әзерлеген, башкаларның фикерен кадерли белүен билгеләп үтте. "Аның китаплары, шигырьләре миңа туган татар телемне тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Көндәлек тормышта да, үзенең күпкырлы эшендә дә ул һәрвакыт тыныч холык һәм акыл үрнәге булды, шуның белән хезмәттәшләре, язучылар, парламентарийлар һәм киң җәмәгатьчелек ихтирамын яулады. Ул безнең йөрәкләрдә актив, эзлекле, үз халкына һәм Ватанына тугры кеше булып истә калыр, хәзерге Татарстанның әдәби һәм сәяси кыяфәтен формалаштырган күренекле эшмәкәрләр плеядасында якты йолдыз булып калачак».

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Разил Вәлиевнең татар дөньясының милли-мәдәни брләшүенә һәм илебез халыклары арасында дуслыкны ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. "Милли иҗтимагый оешмалар барлыкка килгәннән бирле Разил Вәлиев эшебезнең үзәгендә торды - диде ул. - Аны республикада гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә дә беләләр, хөрмәт итәләр. Ул чыннан да татар халкының Бөтендөнья вәкиле булды».       

Матәм тантанасында шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты, БР Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан - Яңа гасыр" АҖ генераль директоры Илшат Әминов, шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм башкалар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International