Депутатлар округларда

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе, 16:57

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнар кабул иттеләр, үз округларында социаль объектларда булдылар, шулай ук Донбасска гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар. 

20 октябрьдә Чаллы медицина көллияте оешуның 45 еллыгын билгеләп үттеләр. Педагогларны һәм көллият укучыларын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова тәбрикләде. Депутат киләчәктә квалификацияле белгечләр тәрбияләүдә уңышлар теләде, шулай ук колледж коллективына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды.

20 октябрьдә Казанда "Мәскәү" мәдәни үзәгендә "Тарих минуты" бәйгесенә йомгак ясадылар. Конкурс Казан шәһәре мәгариф идарәсе ярдәмендә “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Ул 1 июньнән 10 октябрьгә кадәр барды. Бу вакыт эчендә Казанның, Яр Чаллының һәм Түбән Каманың 35 уку йортыннан 150 дән артык катнашучы Татарстан Республикасының тарихи истәлекле урыннары фонында үз репортажларын ясадылар. Сөембикә манарасы һәм Бауман урамы турында сюжетлар иң популярлары булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне депутатлар Римма Ратникова, Рамил Әхмәтов, Ольга Воронова тапшырды.

18 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев эш сәфәре белән Апас районында булды, анда ул “Авыл яши” социаль проектында катнашты. Проект авылны саклап калуга һәм торгызуга юнәлтелгән. Очрашу авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр, фермерлар һәм аграрийлар катнашында узды.

18 октябрьдә депутат Марат Галиев инициативасы белән Донецк Халык Республикасы торак пунктларында утырту  өчен  200 мең нарат үсентесе җибәрелде. Алга таба агачлар 5 урман хуҗалыгына бүленәчәк. «Безнең алда туфракның эрозия процессларын булдырмас өчен яңа кушылган территорияләрнең экосистемасын һәм әйләнә-тирә мохитне торгызу буенча мөһим бурыч тора», - диде  Марат Галиев.

17 октябрьдә «Уникс» мәдәни-спорт комплексында  «Өченче яшь университеты»нда яңа уку елына старт бирелде. Татарстанның югары уку йортларында өлкән яшьтәге студентлар өчен 24 гомуми белем бирү программасы буенча укулар башланды. Укулар “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Казан федераль университеты һәм РФ социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән берлектә оештырылды. 18 нче уку елын ачу тантанасында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

14 октябрьдә Алексеевск районында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 15 нче юбилей республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурс  “Россия эше” федераль партия проекты кысаларында узды, Татарстанның барлык районнарыннан 15 команда финалга чыкты. Республиканың иң яхшы авыл хуҗалы хезмәтчәннәрен Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев котлады.

14 октябрьдә Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Кадет интернат-мәктәбендә булды, анда яңа компьютер сыйныфын һәм тирны карады, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты.

14 октябрьдә Яр Чаллыдан депутат Руслан Нигъмәтуллин ярдәме белән Донбасска гуманитар ярдәм белән ике йөк автомобиле җибәрелде. Транспорт чыгымнары "Далини" предприятиесе белән капланган.

10 октябрьдә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Актаныш районының Пучы авылы картлар һәм инвалидлар йортында булды. Очрашу барышында өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International