Луганск Халык Республикасына Татарстаннан гуманитар йөк килде

2023 елның 24 октябре, сишәмбе, 20:17

20 октябрьдә Татарстаннан чыгып киткән гомуми авырлыгы 147,7 тонна булган гуманитар йөк Лисичанск һәм Рубежное (Луганск Халык Республикасы) шәһәрләренә барып җитте. Гуманитар йөк «Бердәм Россия»партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган. Республиканың төрле почмакларыннан Луганск Халык Республикасына барлыгы 8 фура җибәрелде.

"Татарстан безнең шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Бүген бездә Дәүләт Советыннан коллегалар кунакта. Республика районнары белән берлектә шәһәр халкы өчен кирәкле барлык әйберләр ­ – азык - төлек, төзелеш материалларын китерүне дәвам итүче «Бердәм Россия» партиясе, һәрвакыттагыча, бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәтә», – дип ассызыклады республика шефлыкка алган  шәһәрләрне торгызу эшләре өчен җаваплы ТР вице-премьеры Евгений Варакин.

Йөк төялгән сигез машина Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә  төзелеш материаллары, азык-төлек һәм беренчел кирәкле товарлар алып килде. Гуманитар конвойга «Нәфис Косметикс» компаниясе биргән көнкүреш химиясе товарлары да керә. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән Луганск Халык Республикасына көнкүреш химиясе товарлары белән 35 тонна авырлыктагы ике гуманитар фура җибәрелде. Шулай ук Чирмешән һәм Баулы районнары администрациясе тарафыннан әзерләнгән 25 тонна такта озатылды.

Барлык йөкләр Лисичанск һәм Рубежный хакимиятләренең волонтерлык төркемнәренә тапшырылган. Азык-төлек һәм көнкүреш химиясе халыкка таратыла, төзелеш материаллары җимерелгән торак йортларны һәм социаль объектларны ремонтлауга китәчәк.

«Әлеге эшне контрольдә тотучы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинга,  депутатлар корпусына һәм республика Дәүләт Советы аппаратына, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге аппаратына рәхмәт әйтәсем килә», –  дип рәхмәт белдерде Татарстан Республикасы вице-премьеры.

Исегезгә төшерәбез, гуманитар миссияне формалаштыруда Татарстанның Баулы, Мамадыш, Сарман, Теләче, Чирмешән, Алабуга, Чистай районнары һәм Казан шәһәре катнашты.  Бу инде «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның 17 нче җибәрүе.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстаннан Луганск Халык Республикасына 123 йөк машинасы җибәрелгән  –  бу 1887 тонна гуманитар ярдәм.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International