Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе, 13:07

Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды, анда Татарстан Республикасында халыкка социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Семинар кысаларында депутатларның ярдәмчеләренә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.  Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның сайлау округларында алып барган, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча  эшләрендә ярдәмчеләренең зур ролен билгеләп үтте. "Депутатлык эшчәнлегенең сыйфаты, шул исәптән, сезнең эшегезгә дә бәйле», – диде ул. Әлбәттә, ярдәмчеләр үзләре дә яхшы әзерләнгән белгечләр булырга тиеш. Моңа парламентта депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен үткәрелгән семинарлар да ярдәм итә.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә, Татарстанның иҗтимагый тормышында булган мөһим чараларга тукталды.   

Семинарны ачып, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, гражданнарны кабул итү кысаларында депутатларга еш кына теге яки бу ситуациядә социаль ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр килә. "Безгә көн саен кешеләр килә, һәм безнең бурыч – һәркемгә ярдәм итү, бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел», – дип басым ясады Лилия Маврина.

Республикада гамәлгә ашырыла торган социаль ярдәм чаралары турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасарлары Елена Полякова һәм Айсылу Пилина сөйләделәр.

Семинарда сәламәтлекне саклау һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. Әлеге тематика буенча докладлар белән Казан дәүләт медицина университетының реабилитация кафедрасы мөдире Фәридә Тәхәвиева, 7 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Ольга Багданова һәм 7 нче поликлиниканың табиб-ординаторы Язилә Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International