КПРФ фракциясе республика бюджеты турында закон проектына 100дән артык тәкъдим әзерләгән

2023 елның 27 октябре, җомга, 12:19

Бүген республика парламентында узган традицион матбугат конференциясендә КПРФ фракциясе әгъзалары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проекты өстендә эшләү турында сөйләделәр. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Фадбир Сафин җавап бирде.

ММЧ вәкилләре белән очрашу башында Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе киләсе өч елга федераль бюджет турында закон проектын беренче укылышта караганда аңа каршы тавыш биргән.

2024 елга һәм 2025-2025 еллар план чорына республика бюджеты проектын анализлап, фрация җитәкчесе республика бюджетының керем өлешен формалаштыруны һәм чыгымнар белән идарә итүне камилләштерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Аерым алганда, Хафиз Миргалимов социаль өлкәдәге проблемаларга һәм хезмәт хакы мәсьәләләренә игътибар итте.

Депутат Фадбир Сафин, ТР Хөкүмәте тарафыннан республика бюджеты турындагы закон проектының сыйфатлы әзерләнүен билгеләп, аерым юнәлешләргә игътибарны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хуҗалык системасы һәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыру буенча күп кенә мәсьәләләр чишелмичә кала. Аерым алганда, яңа төзелә торган микрорайоннарда һәм Казанның бистәләрендә мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, мәдәни үзәкләр кебек социаль объектларга кытлык күзәтелә.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, депутатлар КПРФ фракциясенең республика бюджеты турындагы закон проектына йөздән артык тәкъдим әзерләвен билгеләп үттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International