Фәрит Мөхәммәтшин "Зенит-Казан"ны Россия Суперкубогында җиңүе белән котлады

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе, 14:34

Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол командасы җитәкчелегенә һәм уенчыларына Россия Суперкубогында җиңү уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, илкүләм төп трофейларның берсе клуб тарихында тугызынчы тапкыр яуланган. "Мондый казанышлар – уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, тырыш һәм киеренке хезмәте, – дип басым ясаган  Фәрит Мөхәммәтшин, – команда үз җанатарларына чын спорт бәйрәме бүләк итте, дөрес тактика, искиткеч һөҗүм итү уены һәм саклану күрсәтте, бу республикада профессиональ волейбол үсешенең югары дәрәҗәсен һәм аның татарстанлылар арасында популярлыгын тагын бер кат раслый".

Телеграмма волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, клубның генераль директоры Илһам Рәхмәтуллин, волейбол клубы директоры Олег Брызгалов, волейбол командасының баш тренеры Алексей Вербов һәм "Зенит-Казан" клубының коллективы адресына җибәрелгән.

28 октябрьдә Казанда "Санкт-Петербург" Волейбол үзәгендә илнең әйдәп баручы ир-атлар волейбол клублары – Казанның "Зенит" һәм Мәскәүнең "Динамо" командалары арасында Россия Суперкубогы узды. "Зенит-Казан" командасы "Динамо"ны 3:0 исәбе белән җиңеп дәрәҗәле трофей яулады.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International