Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе, 20:39

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Парламент җитәкчесе Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмазны, кичәдә катнашучыларны һәм кунакларны төрекләр өчен мөһим булган әлеге вакыйга белән котлады.

«Без Татарстан белән Төркия арасында тыгыз, дустанә мөнәсәбәтләр урнашуы белән горурланабыз", – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерде.  

"Йөз ел элек Төркия дәүләтенең бердәмлегенә һәм бәйсезлегенә ныклы нигез салынды, алар бүген дә ил халкына икътисади көч, социаль үсешне арттыру, халыкара абруен һәм йогынтысын ныгытуның күпкырлы бурычларын ышанычлы һәм системалы хәл итәргә мөмкинлек бирә,  – диелә Төркия Республикасы Президенты Реджеп Эрдоган адресына җибәрелгән сәламләүдә, –  Үзенең рухи-мәдәни традицияләрен һәм әхлакый кыйммәтләрен саклаган ил, тиз үзгәрүче хәзерге заманның катлаулы чакыруларына да җавап таба, яңа геосәяси чынбарлыкны формалаштыруда актив катнаша. Илнең гасырлар буе үткән тарихи юлы Төркия халкын алга таба армый-талмый иҗат итәргә рухландырсын, киләчәккә омтылган барлык иң амбициоз максатларга ирешелсен, Төркия Республикасының яңа гасыры тагын да яктырак һәм матуррак булсын!"      

Рөстәм Миңнеханов тугандаш халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклаган. "Бу авыр вакытларда мондый игелекле хезмәттәшлек Россия һәм Төркиянең стратегик мәнфәгатьләренә дә, гомуми тынычлыкны саклауга да аеруча нәтиҗәле хезмәт итә дип ышанам", – дип басым ясаган республика Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин "Allah gayret edenin yardımcısıdır" ("Аллаһ тырышкан кешенең ярдәмчеседер") дигән төрек мәкален искә төшерде. "Бүген бизнес, югары һәм урта белем бирү өлкәсендәге проектларның киң линиясе гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте ул, - безнең муниципалитетлар арасында 19 килешү төзелгән һәм гамәлдә".

Фәрит Мөхәммәтшин  Төркия Республикасының, мөстәкыйль һәм бәйсез тышкы сәясәт алып барган хәлдә, күп яктан дәүләтебез позициясе белән бердәмлек күрсәтүен билгеләп узды. "Йөз ел  – бу җитди дата, Төркия бу чорда актив үсеш алды, дөнья җәмәгатьчелегендә зур танылуга иреште",  –  дип нәтиҗә ясады парламент башлыгы һәм алга таба да уңышлар теләде.

Тантаналы чарада катнашучыларга Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз мөрәҗәгать итте. "Төркия Республикасы тәкъдим иткән кыйммәтләр прогресс, үсеш, тынычлык, чәчәк ату, толерантлык һәм гаделлекне символлаштырган принципларга нигезләнә, – диде ул, – бу кыйммәтләр бүген дә, үткәндәге кебек үк, өмет һәм горурлык чыганагы булып кала. Узган гасырда Төркия күп өлкәләрдә зур уңышларга иреште һәм икътисади яктан үсеш алган илләр арасына керде».

Төркия Республикасы һәм Россия Федерациясенең күптәнге тарихи элемтәләре бар, бу ике күрше ил, дуслык мөнәсәбәтләрен үстерәләр, дип ассызыклады Генераль консул. " Без Россия Федерациясе субъектларының эшлекле даирәләре һәм хакимиятләре белән тыгыз хезмәттәшлегебезне киңәйтүче проектларга һәм чараларга ярдәм итәргә омтылабыз", - дип билгеләп үтте Угур Йылмаз.

Тантаналы чарада шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Римма Ратникова һәм Мәгъсүм Сәләхов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгы уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Төркия Республикасы Бөек Милли Җыелышы рәисе Нуман Куртулмуш адресына котлау телеграммасы җибәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International