Нурлат районында "Бердәм Россия" көне узды

2023 елның 31 октябре, сишәмбе, 16:39

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Нурлат муниципаль районында булды, анда "Бердәм Россия көне" партия проекты чараларында катнашты, "Заготпром" кооперативында булды, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды, юбилярларны хөрмәтләүдә катнашты һәм районның партия активы белән очрашты.

«Гражданлык сәгате» проекты кысаларында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы "Грани" яшьләр үзәгендә узды. Яшь нурлатлыларга гражданның төп документын тапшырганда, Фәрит Мөхәммәтшин аларның илебезнең, республикабызның һәм туган төбәкләренең чын патриотлары булуларын теләде. "Паспорт белән бергә сезнең алда зур тормышка юл ачыла, – дип басым ясады парламент башлыгы. – Тулы хокуклы граждан булып, сез хокуклар гына түгел, ә зур җаваплылык та аласыз". Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан 9 яшүсмер Россия Федерациясе гражданы паспортын алды.

Районның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Дамир Ишкинеев озак еллар бергә гомер иткән юбилярларны хөрмәтләү тантанасында катнаштылар. Бәйрәм геройлары – "алтын юбилярлар", ягъни 50 ел бергә яшәгән парлар. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, нәкъ менә "җәмгыятьнең төп ячейкасы" булган гаиләдә хезмәткә мәхәббәт, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга омтылыш тәрбияләнә. "Сез үз балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен, тирә-юньдәге барлык кешеләр өчен үрнәк булып торасыз, – дип билгеләп үтте ул. – Республика һәм район үсешенә керткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Озак яшәгез һәм барыбызны да сөендерегез".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин 1 нче урта мәктәптә булды, анда ул югары сыйныф укучылары өчен Җиңү геройларына багышланган ачык дәрестә катнашты. Физика, химия һәм биология кабинетларында Фәрит Мөхәммәтшин көзге каникуллар вакытында әлеге предметлар буенча  түгәрәкләрдә шөгыльләнүче педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Парламент башлыгының "Сугышчан туганлык" вәкилләре, инициатив төркемнәр, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан  хәрбиләр белән очрашуы районның Халыклар дуслыгы йортында узды.

"Безнең оешма гуманитар ярдәм җыю һәм формалаштыру белән шөгыльләнә,  – дип сөйләде "Сугышчан туганлык" отряды җитәкчесе Владислав Кузьмин, – безнең бурыч – хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булганнарга максималь ярдәм күрсәтү. Район һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына 16 гуманитар конвой оештырдык. Безгә районның барлык халкы ярдәм итә. Без шулай ук туганнарыннан сугышчыларга атап салынган посылкаларны хәрби дислокацияләрнең төрле нокталарына илтәбез".

Фәрит Мөхәммәтшинның партия һәм хуҗалык активы, район депутатлар корпусы белән очрашуы район Советының утырышлар залында узды.

Очрашуны ачып, Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың муниципаль берәмлекләрендә "Бердәм Россия көннәре"н үткәрү инде яхшы традициягә әверелгән. "Бүген Нурлат районында мәдәният үсеше, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча мәйданчыклар эшләде, – диде ул. – без барлык юнәлешләр буенча да һәрьяклап эшләүгә игътибар иттек. Нурлат районы ышанычлы үсештә".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, "Бердәм Россия көннәре" кысаларында уздырылган чаралар проблемалы урыннарны ачыкларга ярдәм итә, шул исәптән партия эшендә дә. "Безнең уртак бурыч, илдәге иң зур иҗтимагый-сәяси көч буларак, кешеләрнең тормышын яхшырту өчен актив рәвештә эшләү. Һәм партия проектлары бу максатларга ирешү өчен искиткеч мөмкинлек булып тора".

Киңәшмәдә катнашучыларны партия проектларын гамәлгә ашыру буенча эшне көчәйтергә чакырып, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Нурлат районының  киләчәктә дә республика һәм партия программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашачагына ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләренә мөрәҗәгать итеп, "Бердәм Россия" гә кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирергә, һәр мәсьәләне хәл итәргә кирәклеген ассызыклады.

Районда партия проектларын гамәлгә ашыру турында Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев сөйләде. Аның әйтүенчә, республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында район соңгы елда 24 урынга күтәрелгән. Дамир Ишкинеев республика җитәкчелегенә программаларны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

"Бердәм Россия көне" кысаларында Нурлат районында төбәк һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе белгечләре тарафыннан гражданнарны кабул итүләр узды, республика клиник хастаханәсе табиблары тарафыннан медицина тикшерүләре оештырылды, социаль тематика һәм ТКХ мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар узды.

Нурлат районында "Бердәм Россия көне" чараларында Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Камил Садриев, Рәис Сөләйманов, министрлыклар һәм ведомстволар, социаль учреждениеләр вәкилләре, күрше районнарның партия бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International