Фәрит Мөхәммәтшин: "Конституция советы гражданнарның ышанычын яуларга һәм абруй казанырга тиеш»

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе, 12:26

"Конституция советы конституциячел контрольнең ышанычлы һәм нәтиҗәле органы булырга, абруй, ә иң мөһиме – гражданнарның ышанычын яуларга тиеш", – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Конституция советының яңа составы белән очрашу барышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламентында узган очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституция Советының сайланган әгъзаларына таныклыклар тапшырды.

Яңа институт – Татарстан Республикасы Конституция советы төзелүен Фәрит Мөхәммәтшин тарихи вакыйга дип атады. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, үз эшчәнлеге чорында республиканың конституцион күзәтчелек институты озын һәм лаеклы юл үткән. Иң элек  республикада Конституция күзәтчелеге комитеты, аннары ТР Конституция суды эшли.

Татарстанда Конституция советын булдыру төбәкләрнең конституция һәм устав судларын бетерү турында федераль үзәк кабул иткән карар белән бәйле. Россия Федерациясе субъектларына дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршында үз конституцион советларын булдыру хокукы бирелә. Татарстан, парламент башлыгы әйтүенчә, бу хокуктан файдаланган. "Әлбәттә, безгә дә бу мәсьәләне җентекләп тикшерү өчен бераз вакыт кирәк булды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Халыкара практика өйрәнелде, башка субъектларда советлар эшен оештыруга карашлар анализланды, федераль хакимият органнарыннан коллегалар белән тиешле консультацияләр үткәрелде. Төп бурыч – Татарстан Конституциясенең нигезләмәләренең, кыйммәтләренең республика территориясендә турыдан-туры гамәлдә булуын тәэмин итә алган институтны саклап калу иде».

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, бүген системалы эшне оештырудан тыш, хакимият институтлары, республика гражданнары һәм оешмалары белән конструктив хезмәттәшлек төзү, халык белән актив хезмәттәшлек итү, Совет эшчәнлегенең үзенчәлеген,  аңа мөрәҗәгать итү тәртибен аңлату мөһим. "Гражданнарыбызга шуны күрсәтергә кирәк: Татарстан Конституциясендә каралган хокукларны һәм ирекләрне гамәлгә ашыру һәм яклау тулы күләмдә тәэмин ителәчәк, советның моның өчен барлык кирәкле механизмнары бар", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Журналистлар белән аралашканда парламент башлыгы Дәүләт Советының Конституция советы белән булачак закон проектларын эшләгәндә һәм кабул иткәндә элемтәдә торачагын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Конституция советы рәисе Илгиз Гыйләҗев бүгенге көндә Конституция советы Россия Федерациясенең дүрт субъектында – Саха (Якутия), Башкортостан, Адыгея һәм Татарстан республикаларында эшләвен әйтте. "Башка өч субъекттан аермалы буларак, Татарстанда гына Конституцион совет мөстәкыйль, даими эшләүче дәүләт органы буларак оештырылган, – дип басым ясады ул. – Безнең карарлар мәҗбүри үтәлергә тиеш булмаса да, норматив хокукый актны чыгарган орган яки вазыйфаи зат тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш. Бүген безгә гражданнардан берничә мөрәҗәгать килде, һәм 22 ноябрьдә Конституция советының беренче утырышы узачак».

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов катнашты. Ул Конституция советы әгъзаларына эшләрендә уңышлар теләде. "Республика прокуратурасы Конституция советының нәтиҗәле эшләвен тели, чөнки Конституция советының эше нәтиҗәлерәк булган саен, прокурорларга эшләү җиңелрәк, – диде ул, – без инде берничә мәсьәләне тикшердек, аларны хәл итүдә актив хезмәттәшлек итәчәгебезне аңладык».

Таныклыклар тапшырганда, Фәрит Мөхәммәтшин яңа Конституцион советның республикада конституцион законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә үз өлешен кертәчәгенә өмет белдерде. Хезмәт таныклыклары бүген ТР Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗевка, Конституция советы әгъзалары Роман Гафаровка һәм Эльмира Мостафинага тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International